tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмының премьерасында булды
Васил Шәйхразыев “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмының премьерасында булды

Васил Шәйхразыев “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмының премьерасында булды

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “На солнце, вдоль рядов кукурузы” фильмының премьерасында булды. Фильм Мәскәү шәһәренең “Каро 11 Октябрь” кинотеатрында узды.

Фильмны күрсәтү алдыннан Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов белән очрашу булды. Беренче тамашачыларга картинаны режиссер Сарик Андреасян тәкъдим итте.

Биредә шулай ук бирегә Оренбург өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов, “Дуслык” региональ ижади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев,  тамашачылар килгән иде.

“На солнце, вдоль рядов кукурузы” –   режиссер Сарик Андреасянның  пассажир самолетын уңышлы утырту турында сөйли торган фильм. Дамир Юсуповның  батырлыгы һәм яраткан эшенә тугрылыгы  233 кеше коткарып калган: 2019 елның августында, самолетның ике двигателе дә эшләмәгәч, ул очкычны кукуруз басуына утырта…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*