tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Дамир Йосыпов турындагы фильмны караячак
Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Дамир Йосыпов турындагы фильмны караячак

Татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Дамир Йосыпов турындагы фильмны караячак

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучылар Россия Федерациясе Герое, очучы Дамир Йосыпов турындагы фильмны карарга барачак.

«Җыен программасына ел саен яңа төсмерләр кертәбез. Беренче көнне, ягъни 13 мартта, делегатлар Камал театрына Мәхмүт Галәүнең дилогиясенә нигезләнеп куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакленә барачак. 14 март көнне делегатларга Россия герое Дамир Йосыповка багышланган «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмының премьерасын күрсәтәбез. Россия Герое белән очрашу була», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

13-15 мартта Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*