Казанда Пушкин урамындагы 66/33-нче номерлы йорт фасадында РФ һәм ТАССРның атказанган юристы, ТР прокуроры (1992-2000 еллар), ТР Конституция судының беренче рәисе Сәйфихан Нәфиевка мемориаль такта урнаштырачаклар. Тиешле карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Мемориаль такта кую тәкъдиме ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Прокуратурасына карый.
Истәлекле тактада болай дип язылган булачак: «2000-2004 елларда бу бинада Татарстан Республикасы Конституция судының беренче рәисе, Россия Федерациясенең һәм ТАССРның атказанган юристы, 1992-2000 елларда Татарстан Республикасы прокуроры Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев эшләде». Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.