tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта “Җәлил укулары” бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре билгеле
Сургутта “Җәлил укулары” бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре билгеле

Сургутта “Җәлил укулары” бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре билгеле

М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, фронтовик язучылар иҗатына кызыксынуны арттыру, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне – өлкәннәрне барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү максатыннан, “Җәлил укулары” – IV Халыкара әдәби бәйгесенең 1нче туры төбәк этабында үтте.

“Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесе быел дүртенче тапкыр уздырылды. Пандемиягә бәйле чикләүләр булу сәбәпле дистанцион форматта Нижневартовск шәһәрендә оештырылды. 11нче мәктәп татар теле мөгаллимәсе, Халикова Гүзәлия Нурфаяз кызы әйтүенчә, патриот шагыйрьнең иҗаты быел татар, башкорт, рус, таджик телләрендә яңгырады.

“Җәлил укулары” бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре зона этабында көч сынашачак. Кемнәр җиңү яулар?

Ханты – Манси Төбәк иҗтимагый татар милли – мәдәни мохтарияты IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесен оештыру эшендә хезмәттәшлек иткән, Нижневартовск “Мирас” иҗтимагый татар оешмасы активларына, аеруча оештыру эшен үз өстенә алган татар теле укытучысы, Халикова Гүзәлия Нурфаяз кызына, бәйгедә катнашучыларга, дөрес сөйләм теленә өйрәткән остазларга зур рәхмәтен белдерә. Җиңүчеләргә алдагы этапларда да зур уңышларга ирешүләрен теләп кала. Алда зона этабы. Зона этабында жюри составына Ханты – Манси төбәгеннән Фәтхулова Гөлчәчәк Равис кызы сайланды.

Җиңүчеләр Свердловск зонасы: Пермь крае, Тамбов өлкәсе, ХМАО, ЯНАО җиңүчеләре белән көч сынашачак. Милләттәшләребезгә уңышлар телик!

Национально-культурная автономия татар г. Сургута

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*