tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы бистәсендәге мәчет төзелүгә багышланган мәҗлес узды
Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы бистәсендәге мәчет төзелүгә багышланган мәҗлес узды

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы бистәсендәге мәчет төзелүгә багышланган мәҗлес узды

Кичә Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы бистәсендәге мәчет төзелүгә багышланган күркәм мәҗлес узды. Әлеге мәчет – узган гасыр азагында иң беренчеләрдән булып ачылган гыйбадәтханә. Ул эшнең башында соңрак озак еллар өлкә мөфтие эшен башкарган Сәүбән хәзрәт Сөләйманов һәм аның фикердәш дуслары тора. Кичәге мәҗлестә күптән түгел генә 80 яшен тутырган Сәүбән хәзрәт үзе дә катнашты.

Бәйрәмдә район башлыгы Юрий Нестеров та кунак булды. Ул узара дуслыкны, хезмәтне яратучы татар халкына карата олы хөрмәт хисләре кичерәм, диде. Мәчетнең бүгенге эшчәнлегенә ярдәм итүчеләргә, эшмәкәрләргә Бөтендөнья татар конгрессының, өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*