Бу минутларда башкаланың “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә дискуссия мәйданчыклары үз эшен башлап җибәрде. VIII съезд делегатлары барлыгы 7 мәйданчыкка бүленеп түбәндәге тамалар буенча фикер алыша:
1. Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине.
2. Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.
3. Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.
4. Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек.
5. Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.
6 Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
7. Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар.
Дискуссия мәйданчыкларында яңгыраган фикерләр көннең икенче яртысында VIII съезд ачылышында бәян ителәчәк. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев катнаша.