tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда VIII съезд делегатлары катнашында дискуссия мәйданчыклары эшли башлады
Казанда VIII съезд делегатлары катнашында дискуссия мәйданчыклары эшли башлады

Казанда VIII съезд делегатлары катнашында дискуссия мәйданчыклары эшли башлады

Бу минутларда  башкаланың “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә дискуссия мәйданчыклары үз эшен башлап җибәрде. VIII съезд делегатлары барлыгы 7 мәйданчыкка бүленеп түбәндәге тамалар буенча фикер алыша:

1. Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине.

2. Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.

3. Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.

4. Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек.

5.  Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.

6  Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре.

7. Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар.

Дискуссия мәйданчыкларында яңгыраган фикерләр көннең икенче яртысында VIII съезд ачылышында бәян ителәчәк. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*