Китапларда Алтын Урда дәүләтенең Болгар олысыннан сакланган таш язма истәлекләр, кабер ташларының фотолары, текстологик укылышлары, бүгенге сакланыш халәтләре тупланды.
Татарстан Фәннәр академиясендә «Татар эпиграфик традициясе. XIII – XIV йөз Болгар эпиграфик ядкәрләре» һәм «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» китаплары тәкъдим ителде.
«Ике китаптан торган «Татар эпиграфик традициясе. XIII – XIV йөз Болгар эпиграфик ядкәрләре» җыентыкларында Алтын Урда дәүләтенең Болгар олысыннан сакланган таш язма истәлекләр, кабер ташларының фотолары, текстологик укылышлары, бүгенге сакланыш халәтләре тупланды», – диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров.
Китапларга моңа кадәр фәнни әйләнештә булмаган ядкярләр өстәлгән. Кайбер истәлекләрнең яңарак, икенче төрле укылышы тәкъдим ителгән. «Мәсәлән, бер таш иясенең исеме «Әфриканҗи» дип укылган иде. Соңрак аның «Үргәнчи» дип язылуы ачыкланды. Ул шул чордагы дәүләтләр арасындагы бәйләнешләр хакында сөйли. Элек фрагментар рәвештәге ташлар исәпкә алынмаган, без аларның кайберләрен керттек», – ди ул.
«Беренче китапта борынгы Болгар шәһәре җирлегендә сакланган ташларны исәпкә алдык. Ташларның иң борынгысы 1282 елда куелган. Ике китапта 150гә якын эпиграфик истәлек туплап бирелде. Барлыгы 400ләп ядкяр бар дип исәплиләр. Хәзерге технологияләр теге яки бу эпиграфик язмаларны аңларга ярдәм итә. Икенче китапта элек Болгар дәүләте территориясе җирләре булып саналган төрле өлкәләрдә сакланган ташлар бар», – диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов.
Илһам Гомәров фикеренчә, бу төр язма истәлекләр Болгар чорларыннан исән-имин килеп җиткән бердәнбер язма истәлекләр. «Бу безнең тарихыбыз, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез. Язма истәлекләргә тиешле дәрәҗәдә игътибар итү, аларны фәнни әйләнешкә тәкъдим итү – галимнәрнең бурычы. Болар безнең борынгы тарихлы, язулы булуыбыз турында сөйли торган язма истәлекләр», – диде ул.
Бу өлкәдә моңа кадәр дә эшләнеп килгән хезмәтләр бар иде: Шиһабетдин Мәрҗани башлап җибәргән әлеге юнәлештәге эшчәнлек үз чорында Гали Рәхим, Сәет Вахидиләр тарафыннан дәвам ителеп, Калининнар, Харун Йосыпов, Җәмил Мөхәммәтшин, Раиф Мәрданов, Ирек Һадиев һ.б. галимнәребез тарафыннан дәвамлы рәвештә эшләнеп килгән иде.
Институт директоры Ким Миңнуллин эпиграфик ядкярләрне өйрәнүдә көч куйган галимнәрне атады. «Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Николай Калинин, Һарун Йосыпов, Гали Рәхим, Фәрит Хәкимҗанов, Җәмил Мөхәммәтшиннарның фикерләренә таянып, аларда булмаган, моңа кадәр басылып чыкмаган яңа истәлекләр дә кертелде», – диде ул.
Галимнәр әйтүенчә, бер чыганакта да телгә алынмаган XII гасырда иҗат иткән Әбү Гали Мөхәммәд ибн Габдулла әс-Саксини дигән шагыйрьнең Рамазан ае килү уңаеннан язылган шигъри юллары табылган. «әс-Саксини» сүзе шагыйрьнең Болгар дәүләтендәге Саксин шәһәрендә тууы яки аның анда иҗат итүе турында сөйли», – диде галимнәр.
Китапта Болгар чорында иҗат иткән Сөләйман Ибн Давыт әс-Саксини дигән шәхеснең «Зөһрәт әр-рийят вә нөзхәт әл-кулуб ли-л-мирад» (бакчаларның матур гөле яки сырхау-күңелләрнең юанычы) дигән әсәре гарәп теленнән русчага тәрҗемә ителеп, аның берничә бүлеге тәкъдим ителә. «Әсәрнең булуы турында Мәрҗани дә язып калдыра. Әмма аның тулы тексты басылып чыкканы юк иде. Әсәр шактый катлаулы – дини рухани әдәбият әсәре буларак кабул ителә, ул шул чорның классик гарәп телендә язылган», – ди Илһам Гомәров.
Шулай ук Әхмәд Ибн Фадланның «Сәяхәтнамә»се, Таҗетдин әл-Болгариның фармакология турында «Ат-Тирһак әл-кабир» дигән әсәре һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрләре кертелгән.