tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск шәһәрендә VIII “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте
Лениногорск шәһәрендә VIII “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте

Лениногорск шәһәрендә VIII “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте

Шәүвәл аеның 28нче көнендә Лениногорск шәһәре “Ихлас” мәчетендә VIII “Гыйлем нуры” бәйгесе оештырылды. 2012нче елдан бирле үткәрелүче конкурс быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Аның төп максаты булып, имам Әбу Хәнифә мәзһәбен һәм Матуриди гакыйдәсен ныгыту, гыйлем алуга мәхәббәт тәрбияләү, мөселманнар арасында дуслыкны арттырудан һ.б. гыйбарәт булды.

Барлык җыелган уенчыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде һәм бәйгенең әһәмиятен, гыйлем алуның дәрәҗәсен билгеләп, уңышлар теләде, хөкемдарлар белән таныштырды.

Бәйгедә дүртәр мөслимәдән торган 12 команда катнашты. Алар Әлмәт, Баулы, Азнакай, Чаллы, Казан, Кукмара, Лениногорск, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләреннән, Ютазы, Мөслим, Сарман районнарыннан килде. Казан шәһәрен “Хозур” нәшрият йорты вәкилләре тәкъдим итте.

Катнашучылар ел дәвамында кичке дәресләрдә белем алучы мөслимәләрдән тупланды. 3 турдан торган бәйгедә алар ислам дине нигезләре буенча сорауларга бер минут эчендә җаваплар әзерләде. Җавап бирү хокукы әзерлекне белгертеп беренче кул күтәрүче командага бирелде. Дөрес җаваплар өчен жюри баллар язып барды, җавап дөрес булмаса, мөмкинлек икенче командага күчте. Сорауларга җаваплар бары татар телендә кабул ителде. Бәйгене үткәрүнең төп бурычларының берсе булып – милли телебезне вә гореф-гадәтләребезне торгызу, тарихыбызга кызыксыну уяту иде. Жюри вәкилләре тарафыннан урыннар билгеләнгәндә, бары бер генә команда җиңүче, ә калганнары көчле уенчылар дип билгеләнде. Оештыручылар ассызыклап үткәнчә, әлеге бәйгегә команда туплап катнашырга килү үзе үк үз районыңда гыйлемгә омтылу ягыннан башкаларга үрнәк булуны күрсәтеп тора. Нәтиҗәдә быел беренчелекне Сарман районы яулады һәм алар күчмә кубокка лаек булды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*