tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булды.

Ул бинадагы берничә бүлмәне һәм залларны карады, аерым алганда, китапханәне, шулай ук татар телен өйрәнү кабинетын карады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татар мәдәни үзәгенең актлар залы белән танышты. Иҗади коллектив вәкилләре сәхнәдән музыкаль номерларның берсен башкардылар.

Татарстан Президентына шулай ук хореография студиясен күрсәттеләр.

Моннан тыш, бинада үткәрелгән ремонт кысаларында подвал бүлмәләре төзекләндерелде, кинозал җиһазландырылды – хәзерге вакытта бу бина тематик очрашулар уздыру өчен кулланыла.

Карау барышында кайбер проблемалы мәсьәләләр буенча кыскача фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, республика ягыннан Татар мәдәни үзәгенә ярдәм итү дәвам итәчәк.

Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фәрисов бинаны карау барышында аңлатмалар бирде.

Белешмә өчен:

Татар мәдәни үзәге бинасында (Мәскәү) балалар һәм өлкәннәр өчен 25тән артык иҗат коллективы һәм студияләре эшли, лекцияләр, яшьләр очрашулары һәм мастер-класслар үткәрелә, ял көннәрендә сәнгать осталарының концертлары – вокалчылар, музыкантлар, бию коллективлары, иҗади кичәләр һәм спектакльләр уза.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*