tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда журналистлар өчен ифтар узды һәм “Туган батыр” проекты тәкъдим ителде
Казанда журналистлар өчен ифтар узды һәм “Туган батыр” проекты тәкъдим ителде

Казанда журналистлар өчен ифтар узды һәм “Туган батыр” проекты тәкъдим ителде

Рамазан аеның 13 нче көнендә (14 апрельдә), Татарстан мөфтияте Казанда журналистлар өчен зур традицион ифтар уздырды. Ел саен Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесе форматында үтә торган мәҗлестә республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм федераль, республика, шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы, матбугат хезмәтләрендә эшләүче алтмыштан артык каләм әһеле җыелды. Әлеге чарада катнашучы кунаклар арасында ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе (ТНВ) генераль директоры Илшат Әминов, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов һәм башкалар бар иде. Шунысы игътибарга лаек, быел ифтар “Туган авылым” милли-туристлык комплексында әлеге оешма җитәкчеләренең берсе, Нәзарәт белән актив хезмәттәшлек итүче Радик Абдрахманов катнашында, аның кунакчыллык күрсәтүе белән үтте. Ифтарны биредә үткәрүнең төп сәбәпләренең берсе – мәҗлескә җыелучыларга, авыз ачу вакыты җиткәнче, “Туган батыр” проектын тәкъдим итү белән бәйле иде. Шуңа да кичәдә тагын бер мөхтәрәм кунак булып “Туган батыр” әкият китабын язучы, танылган татар язучысы Зөлфәт Хәким катнашты.

Кичә Коръән аятьләре уку һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламләү сүзләре белән башланып китте. Ул кунакларга мәгълүматны тапшыру һәм аның дөреслеге принциплары өчен җаваплылык тоту турында вәгазь белән мөрәҗәгать итте. Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ хәдисләрен тапшыру кагыйдәләре һәм чылбыры мисалында эшчәнлекләре турыдан-туры мәгълүмат тапшыру белән бәйле журналистларга үгет-нәсыйхәтләрен бирде. Камил хәзрәт Коръән аятен китерде, ул ялган мәгълүмат таратудан һәркемне кисәтә: “И, иман китерүчеләр! Әгәр [гөнаһтан сакланмаган, шуңа ялган сөйләмәячәгенә ышаныч булмаган] фасикъ бер кеше сезгә  [мөһим] хәбәр китерсә, [аның асылын] тикшереп белегез, югыйсә [гаепсез] кешеләргә белмичә, зыян китерерсез дә, шуннан [гаепсез булулары ачыкланганнан] соң [аларга] кылган нәрсәгез аркасында үкенерсез” (“Әл-Хүҗүрат” (Бүлмәләр) сүрәсе, 6нчы аять). Камил хәзрәт Сәмигуллин, хәдисләргә таянып, мәгълүмат кабул ителү шартларын санады. Беренчедән, мәгълүмат – өзлексез рәвештә тапшырылырга икенчедән, мәгълүматны тапшыручы кеше гадел булырга, өченчедән, мәгълүмат бирүченең хәтере яхшы булырга, дүртенчедән, мәгълүмат яшерен кимчелекләргә ия булмаска тиеш.

Алга таба очрашу татар батыры образын торгызу буенча көтеп алынган проектларның берсе – “Туган Батыр”ны тәкъдим итү белән дәвам итте. Проект танылган мөселман меценаты Радик Абдрахманов һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның уртак башлангычы булып тора.

“Туган Батыр” – балалар һәм яшьләр арасында татар батыры образын торгызу һәм популярлаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыручы бренд. Бу юнәлештә беренче адым – образның концепциясен һәм аның брендын эшләү булды. Татар батырын сәнгать әсәрләрендә күрсәтү өчен, тарих, халык авыз иҗаты, әдәбият, бренд тудыру буенча белгечләр җәлеп ителде. Концепция милли геройга хас иң кыйммәтле сыйфатлар чагылыш тапкан татар мәкальләренә, әкиятләренә һәм бәетләренә үткәрелгән контент-анализ нәтиҗәләре буенча булдырылган.

Татар батырының җыелма образы кыю, көчле, зирәк, тапкыр, ышанычлы, яңа белем һәм һөнәрләрне үзләштерүгә омтылучы татар ир-егете буларак формалашты. Физик яктан гайрәтле булса да, татар батырының көче барыннан да элек аның акыл зиһенендә чагыла – тапкырлыгы белән ул дошманнарын җиңә һәм аларны көлкегә калдыра. Әкиятләрдә батыр гадәттә үз әти-әниләре өчен көтеп алынган ир-бала була. Шуннан чыгып, аның тагын бер сыйфаты ачыла: Туган батыр – гаилә кыйммәтләрен саклаучы, үткән белән киләчәк буыннарны бәйләүче, үз Ватанын яклап чыгарга әзер булган каһарман. Проектны эшләүчеләр фикеренчә, татар батыры образының төп өндәмәсе дә шуннан гыйбарәт: ул туган нигездән чыгып китеп күпмилләтле шартларга чумган яшь татар буынын милли асылыбызга һәм рухи башлангычларга кайтарырга тиеш. “Туган батыр” бренды логотибы нигезенә Батыр, Лачын, ук һәм Ат кергән.

Чираттагы эш этабы образны яңа сюжетлы блокбастерларда гәүдәләндерү булачак: “Туган Батыр” әкият китабында, аудиокитапта, компьютер уенында, мультфильмда, комиксларда, сувенир продукциядә һәм квест-шоуда.

Хәзерге вакытта Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча тантаналы чараларга 4 телдә «Туган Батыр легендалары» дип исемләнгән әкият китабы басмасы әзерләнә. Китап ТР инвестицион үсеш Агентлыгы ярдәме белән бастырыла һәм Халыкара “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2022” икътисади саммитта тәкъдим ителәчәк.

Әлеге басмада легенданың башы сурәтләнә, ул – Туган Батыр турында күп серияле әкиятнең беренче өлеше. Әсәр танылган татар язучысы, драматург Зөлфәт Хәким тарафыннан язылган. Сюжетта Туган Батырның яулаган үрләре, шул исәптән аның тылсымлы сәяхәтләре, аның кардәшләре, дуслары, дошманнары белән мөнәсәбәтләре, шулай ук аның гаиләгә, Ватанга һәм… кызга булган зур һәм ихлас мәхәббәте турында сөйли. Көтелмәгән борылышлар, юмор һәм маҗаралар белән үрелеп барган сюжет төрле яшьтәге балалар һәм төрле телләрне белүчеләр өчен аңлаешлы һәм кызыклы булачак: китап татар телендә язылган һәм рус, инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә ителгән. Күркәм легенда чын заманча блокбастер булырга һәм балаларда Туган батырга охшарга тырышу, үз халкыңның лаеклы улы булу теләген уятырга сәләтле.

Мәҗлеснең рәсми өлеше Татарстан мөфтиенең тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары тапшыруы белән тәмамланды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан бүләкләрне “җәмгыятьтә ислам диненең традицион кыйммәтләрен тарату, милләттәшләребез һәм үсеп килүче буынга дини белем һәм тәрбия бирү эшендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенә мәгълүмати ярдәм күрсәткәне өчен” басма матбугат, телеканал, портал һәм радио журналистлары алды, алар үзләренең мәгълүмати ресурсларында ислам темасын яктыртуны актив рәвештә алып баралар. Рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр билгеләп үтелде: ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, “Тәртип” радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, “Хозур ТВ” телеканалы баш мөхәррире Исмәгыйль Гыйндуллин, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең (ТНВ) “7 дней” тапшыруы журналисты Илзира Юзаева һәм «Реальное время»  интернет-газетасы корреспонденты Рәдиф Кашапов.

Кояш баю белән, танылган татар телевидениесе алып баручысы Илдар Кыямов азан әйтте, ә кунаклар, мөфти Камил хәзрәт артына басып, ахшам намазы укыганнан соң, авыз ачты. Кичә дустанә аралашу белән дәвам итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*