tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәттәшләрдә кунакта
Хезмәттәшләрдә кунакта

Хезмәттәшләрдә кунакта

Узган җомга көнне Түбән Новгород өлкәсендә чыгучы “Туган як” газетасы хезмәткәрләре редакция белән җыелып тәүлек әйләнәсендә Казанга барып кайттык. Күңелле сәфәребезне файдалы итәр өчен, күп санлы басма матбугаты колачлаган һәм Россиядә иң эре медиа ширкәтләренең берсе булган “Татмедиа” җитәкчелеге белән алдан килешенеп, көннең беренче яртысында аларда кунакта булдык. Иң баштан безне аның дирек­торы Шәмил Садыйков кабул итте. Аның чыгышыннан аңлаганыбызча, бүгенге көндә аларның канаты астын­да 98 газета, 17 журнал, 19 район һәм шәһәр телека­налы, 14 район һәм шәһәр радиоканалы, 81 интернет сайты, “Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы, “Интер­тат.ру” электрон газетасы дөнья күреп килә. Шунысы әһәмияткә ия, басма матбугат чаралары рус, татар, чуаш һәм ар (удмурт) телләрендә нәшер ителә. Теле- радио тапшырулар Татарстандагы дәүләт телләрендә (татар, рус) алып барыла. Ә Россия төбәкләрендә сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерү нияте белән безгә Татарстан президентының рухи күчтәнәче буларак ай саен килеп торган “Без – бергә!” газетасы “Туган як”ны укучыларга яхшы таныш. Ул 19 төбәккә 71191 данә тираж белән тарала.

Без, үз чиратыбызда, хуҗаларны “Туган як” газетасының тарихы, бүгенге эшчәнлеге, финанс хәле белән таныштырдык, кайбер һөнәри эш алымна­рыбыз белән уртаклаштык, милли иҗтимагый оешма­ларыбыз белән нинди мөгамәләдә булып, урында та­тар мохитен тудыру турында сөйләдек, газетабызның төбәгебездә татар телен һәм милли мәдәниятен саклап калудагы роленә басым ясадык, рухи тормышы­бызны яктыртуны да төп юнәлешебезнең берсе, дип әйттек. Түгәрәк өстәл артында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу барышында татар дөньясына яхшы таныш булган күренекле якташ-милләттәшләребезне дә барлап чыктык.

Кыскасы, бик файдалы һәм кызыклы, эчтәлекле һәм киң кырлы сөйләшү булды. Бу очрашуны оешты­рырга ярдәм иткән “Шәһри Казан” белән “Без – бергә!” газеталарының баш мөхәррире Радик Сабировка һәм дә шул редакцияләрдә регионнар белән эш алып баручы тәҗрибәле журналист Динара Әхмәткә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Татарстанның 160тан артык басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларын, шулай ук Идел буенда иң зур «Идел-Пресс» полиграфия комплексын берләштерүче «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булып, кайбер газета-журнал редакцияләре һәм “Татар-Информ” мәгълүмати агентлыгы эшчәнлеге белән танышу бик файдалы булды. Биредә һәркайда үзенчәлекле, җылы атмос­фера хөкем сөрә, һәркем үз эше белән мәшгуль. Күбесе журналист­ларны моңарчы телевизордан һәм интернеттан гына карап белсәк, экскурсия кысаларында аларны якыннан күреп-аралашу насыйп булды. Кайсы гына редакциягә керсәк тә, алар үз проектлары ту­рында дәртләнеп, горурланып сөйләделәр һәм шуның белән бездә дә зур кызыксыну уяттылар. Мәсәлән, “Салават күпере”, “Сабан­туй” балалар журналлары, “Күңелле әлифба” проекты бик матур, аңлаешлы җиңел тел белән язылган, матур иллюстрацияләр белән баетылган. Бүген шушы басма редакцияләренең социаль челтәрләр белән тыгыз элемтәдә эшләве, QR-кодлар аша ютуб-каналларына кереп, видеосюжетлар карау мөмкинлеге булдыру­лары аеруча соклану уятты, балалар журналларын бастыруда мондый заманча караш бик ошады.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, “Татмедиа”ның беренче катында урнашкан “Әдәби кафе”га кереп, хәзерге вакытта популяр булган татар язучыларының китапларын кулай бәядән сатып алдык, кыз­ганычка, безнең төбәктә мондый мөмкинлекләр юк, ә почта аша кай­тарту шактый чыгымнар таләп итә.

Иң мөһиме – биредәге редакция коллективларында тирән белемле, заманча карашлы, креатив фикер йөртүче, үз эшләрен оста итеп башкаручы яшьләр командасы тупланган һәм алар бердәм булып нәтиҗәле хезмәт күрсәтә.

Безне җылы каршы алып, «Тат­медиа» эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге тудырган “Шәһри Ка­зан” газетасы редакторы Радик әфәнде Сабировка һәм шушы басма журналисты, регионнар­га Татарстан президенты бүләге буларак килүче “Без – бергә!” ку­шымтасы өчен җаваплы Динара ханым Әхмәткә “Туган як” редак­циясе коллективы исеменнән чик­сез рәхмәтләребезне белдерәбез һәм эшләрендә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

Ә инде, гомумән, сәяхәт турын­да сөйләсәң, Казанга кайчан гына, ничәнче мәртәбә генә килсәң дә, ул һәрвакыт яңа яктан ачылып, үзенә җәлеп итә. Бирегә килгән һәр турист Бауман урамын күрергә тиеш, диләр, Казан Кремле дә бөтен кунакларны үз мәйданына җыя, ул юкка гына шәһәрнең тарихи үзәге дип санал­мый. Беренче тапкыр гына булмасак та, шәһәрнең җәяүлеләр урамында йөрдек, традицион тарихи урыннары – Кремль һәм аның бизәге Кол Шәриф мәчетендә булдык, Сөембикә мана­расын күрдек, алар белән бәйле истәлекләрне кабат искә төшердек, язгы Казанның гаҗәеп күренешләре белән хозурландык.

Ә мәркәзебезгә килүебезнең төп максаты – Галиәскәр Камал теа­трында спектакль карау иде. Би­летларны күпкә алдан алып куйдык һәм, ниһаять, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты – Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча куелган “Килә ява, килә ява…” дип исемләнгән көлкеле комедияне багып, ләззәт алдык.

Бу тормышчан спектакльдә вакый­галар гап-гади гаиләдә бара. Ялгыз гына ял йортына барып кайткан ир һәм аның хатыны арасында тавыш, гауга чыга. Ачуланган ир өйдән әнисенә чыгып китә. «Үч алыр өчен» хатын таныш ир-атны кунакка ча­кыра. Ләкин бер-бер артлы кунак та килә, ире дә кире әйләнеп кайта. Җитмәсә, аны эзләп ял йортында танышкан чибәр кыз Зәйнәп тә ки­леп керә. Бер ел элек чакырылган сантехник та шул торышка килеп җитә. Вакыйгалар куерганнан-куера бара. Берәүләр сөйгән ярларын таба, икенчеләре югалта… Төп ге­ройны уйнаган Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинның, гомумән, анда катнашкан калган дүрт артистның да үз рольләрен искиткеч оста уйнаулары таң кал­дырды. Ә инде спектакль бары­шында сәхнә янәшәсендә җанлы оркестрның моңлы-сагышлы көй уй­нап торуы күңелнең иң нечкә кылла­рын тибрәндерде һәм җанга аерым бер рәхәтлек өстәде. Шыгрым тулы залда утырган тамашачы артистлар­га кайнар алкышларын жәлләмәде. Спектакль комедия стилендә бул­са да, аңа тирән мәгънә салын­ган, чөнки әсәрдә күтәрелгән гаилә кыйммәтләре темасы һәр чор өчен мәңгелек булып калачак.

Кыскасы, Казанга барып килүебез файдалы да, уңышлы да бул­ды, сәяхәтебездән канәгать ка­лып, бик күп уңай тәэсирләр алып кайттык. Миңа калса, үзен татар милләтеннән дип санаган һәркем кайчан да булса Казанны барып күрергә һәм, әлбәттә, театрда спек­такль карау мөмкинлеген дә күз уңыннан ычкындырмаска тиеш.

Кадрия ӘНДӘРҖАНОВА,

социаль проблемалар бүлеге редакторы.

СПЕКТАКЛЬ ОШАДЫ

Казанга барып, «Татмедиа» би­насында урнашкан Татарстанның алдынгы газета-журналлары эшчәнлеге белән танышканнан соң, без дә аларга тиң куярлык контент булдырганыбызга тагын бер кат төшендем. Әйе, “Туган як” газетасы үзенең эчтәлеге белән дә, дизайны белән дә, журналистиканың заманча алымнарын куллану белән дә татар матбугатының үзенчәлекле бер басмасы булып тора һәм, әлбәттә, алдынгы «иптәшләре» арасында лаеклы урын тота, минемчә.

Матбугат йортыннан Казан Кремленә юл тоттык: Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете… Җәяү йөри торган Бауман урамын да буйладык. «Чәй йорты»нда сыйландык, тирда аттык һәм «терлек көтүенең» (атлар, жирафлар һәм башка тояклы хайваннар костюмна­рын кигән «эшмәкәрләр») фото­га төшәргә тәкъдимнәрен көчкә җиңеп, театрга юнәлдек. Тәэсир – «туристлар җәннәтендә» барысы да кыйммәтле!

Ә спектакль бик ошады. Җан рухи ризыкка сусаган булса кирәк! «Килә ява, килә ява…» постанов­касын кызыксынып карадым. Зал тулы тамашачы, талантлы яшь артистлар, оригиналь музыкаль алым… Әйбәт спектакль.

Арган, ләкин рухи ләззәт алган хәлдә туган якларга юл алдык. Театрда алган уңай тәэсирләрне Спас-Сергач трассасындагы уй-чокырлар да боза алмады.

Ринат СӨННӘТОВ,

баш редактор урынбасары.

ТӘЭСИРЛӘРЕМ УҢАЙ

Мәркәзебез Казанга кылган сәфәрнең максатларының берсе – “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге белән танышу иде. Ай саен шуннан укучыларыбызга “Ту­ган як” эчендә “Без – бергә!” га­зетасы килеп тора. Аның буенча җаваплы Динара ханым безне җылы каршы алды, шушы акцио­нерлык җәмгыятнең генераль директоры Шәмил Садыйков (фотода О.Әндәрҗанов белән) рәислегендә түгәрәк өстәл оеш­тырды. Шәмил Мөхәммәт улы биргән сораулар буенча аның га­зетабыз белән чын мәгънәдә кы­зыксынганы күренеп торды. Димәк, чынлап та, “Туган як” шундый юга­ры дәрәҗәдә күрәсең, чөнки респу­блика күләмендәге зур медиахол­динг җитәкчесе гади гына басма хезмәткәрләре белән аралашырга вакыт та тапмаган булыр иде бугай. Очрашу ахырында ул һәрберебезгә “Татмедиа” типографиясендә ба­стырылган, милләтебез тарихын үз эченә алган, каты тышлы зур “Та­тар дөньясы” китабын бүләк итте.

Аннары коллективыбызны кат-тан-катка йөрттеләр. Вакыты­быз тыгыз булганга күрә, төрле басма редакцияләре, татар радио студияләре тиз генә үз эшчәнлекләре белән танышты­рырга тырышты. Һәрбересеннән без бүләк белән чыктык. Күчтәнәчләрдән күренгәнчә, алар, беренче чиратта, үзләренең продукцияләренә шул рәвешле реклама ясадылар булса кирәк. Шулай да, безгә күрсәткән игъ­тибар күңелле булды һәм агент­лык буенча экскурсия иң уңай тәэсирләр калдырды. Ә алда безне төшке аш һәм Казан Кремле белән Бауман урамы көтеп тора иде.

Илнар САДЕКОВ,

мәгълүмат бүлеге редакторы.

 КАБАТ СОКЛАНЫП КАЙТТЫМ

8 апрельдә без Казанда булып кайттык. Әйтергә кирәк, бу хакта сүз моннан берничә ай элек чыккан булса да, юлга чыгачак көн бик тиз килеп җитте. Төрле максатлар белән Казанда күп тапкыр булырга туры килсә дә, коллектив белән янә юлга чыктык. Тормышта, эштә булган кызыклы вакыйгаларны искә төшерә-төшерә юлыбыз бик күңелле узды.

Сәфәребез “Татмедиа” республика матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр агентлыгы белән танышудан башланды. Аның генераль директоры Шәмил Садыйков катнашында түгәрәк өстәл оештырылган иде, шунда агентлык эшчәнлеге белән таныштык, телебезне саклап калу, үстерү хакында фикер алыштык.

”Шәһри Казан”, “Без-бергә!” газеталары редакторы Радик Сабиров һәм журналист Динара Әхмәт 13 каттан торган бина эчендә кайнаган тормыш, милли басмалар редакцияләре, аларның проектлары белән таныштырдылар. Әдәби кафеда игътибарыбызны кесә форматындагы китаплар һәм «Хатлар йорты»ның татар телендәге котлау открыткалары җәлеп итте. «Татар-информ» агентлыгы, «Тәртип» радиосы, «Са­бантуй», “Сөембикә” журналлары һәм башкаларының редакторлары яисә журналистлары белән күптән та­ныш булсак та, алар белән күрешеп аралаша алганга чиксез шат идем.

Сәфәребезнең икенче өлеше шәһәр белән танышу, аның истәлекле урыннарында булу, Г.Камал театрында спектакль карау белән үрелеп барды.

Казан, гадәттәгечә, искиткеч матур, аңа тагын бер тапкыр сокланып кайттым.

Румия ХАМЗИНА,

җаваплы сәркатип.

ҺӨНӘР ҮСТЕРДЕК

Казан Казан инде ул, юкка гына мәркәзебез диелмәгән бит, бөтен дөнья татарла­рын берләштерүче, телебез­не, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне гел алга сөрүче, шушы милли бәяләребезне саклап үстерү өчен бөтен илгә, хәтта дөньяга сибелгән милләттәшләребезне җыеп, төрле чаралар уздыручы үзәк ул.

Инде күп тапкыр биредә бул­сам да, һәр килгән саен бу ис­киткеч матур шәһәр яңа ягы белән ачыла, алган тәэсирләр һәрвакыт төрле була.

Бу юлы иң зур тәэсирне “Тат­медиа” акционерлык җәмгыяте калдырды. Әлбәттә, беренче чиратта, бу искитмәле оешма профессиональ кызыксыну уятты. Ә инде күп еллар укып килгән газеталар, “Казан ут­лары”, “Ялкын”, “Мәгариф”, “Сөембикә” кебек журналларны чыгаручы редакцияләр, андагы журналистлар белән аралашу-танышу үзе бер зур вакыйга булды.

Мәсәлән, “Сөембикә” журна­лын мин үземне белгәннән бир­ле диярлек укып киләм, элек ул “Азат хатын” дип атала иде һәм аны әнием һәрчак алды, мөстәкыйль яши башлагач үзем гел яздыра килдем. Хәзер инде аны кулга алгач, күз алдына ре­дакция бүлмәсе, аны чыгаручы тәҗрибәле, билгеле журналист­лар килеп баса.

Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Бауман урамы, Кабан күле, аның янында урнашкан Галиәскәр Камал театры, коме­дия булса да, тирән мәгънәле, тормышчан спектакль – барысы да искиткеч иде.

Әлбәттә, Идел буе физкульту­ра, спорт һәм туризм федераль университетында укучы оныгым Влад белән күрешү бик күңелле мизгел булды.

Кыскасы, сәяхәтебез бик кы­зыклы һәм файдалы узды, арып-талып булса да, зур канәгатьлек хисе белән кайттык.

Бу сәяхәтне оештырган өчен барча коллективыбыз исеменнән газетабызның баш редакторы Олег Хөсәен улы Әндәрҗановка олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Исәнлектә-саулыкта бергәләшеп шушындый күңелле сәфәрләр кылырга насыйп бул­сын.

Наилә ЖИҺАНШИНА,

мәдәният һәм әдәбият бүлеге редакторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*