tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда Коръәнне хәтем кыла башлауга – 2500 көн
Болгарда Коръәнне хәтем кыла башлауга – 2500 көн

Болгарда Коръәнне хәтем кыла башлауга – 2500 көн

2015 елның 14 июнендә Болгар шәһәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Коръәнне өзлексез хәтем кылу – Изге Китапны башыннан алып ахырына кадәр уку башланды. Бүгенгегә кадәр, биш вакыт намазларны укудан кала, биредә хәтем кылу бер көнгә дә тукталмады. Нәтиҗәдә, 17 апрельдә, татар хафизлары тарафыннан Шәһре Болгарда Коръән укыла башлауга 2500 көн тулачак. Бу эштә көн саен иртәнге 9.00-дән 17.00-гә кадәр 6 хафиз катнаша һәм алар Коръәнне тулысынча 3,5-4 тәүлек эчендә укып чыгалар.

Болгардагы “Ак мәчеттән” алдарак, Коръәнне хәтем кылуны 2015 елның 2 гыйнварында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан башкаласы үзәгендә урнашкан “Кол Шәриф” мәчетендә башлап җибәрде. Болгарның “Ак мәчет”еннән аермалы буларак, биредә хәтем кылу башланганнан бүгенге көнгә кадәр Кәлам Шәрифне уку, биш вакыт намазлардан кала, бер минутка да тукталмады, һәм 15 апрельдә Коръән укыла башлаганга 2660 көн тулачак. “Кол Шәриф”тә 12 хафиз, бер-берсен алыштырып, Коръәнне башыннан ахырына кадәр бер тәүлек эчендә укып чыгалар һәм аны кабаттан башыннан укырга керешәләр.

“Кол Шәриф”тә һәм “Ак мәчет”тә Коръән хәтем кылуда барлыгы 40 хафиз катнашып өлгерде.

Казанның “Кол Шәриф” һәм Болгарның “Ак мәчет”еннән Коръән укуны Нәзарәт сайты аша туры эфирда карарга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*