tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга «Милләт җыены»на 500 кеше чакырыла
Казанга «Милләт җыены»на 500 кеше чакырыла

Казанга «Милләт җыены»на 500 кеше чакырыла

Быел 23-24 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы «Милләт җыены»н уздыра. Илнең 67 төбәгеннән 350, 11 чит илдән 50 кеше  — барлыгы 500 кеше килер дип көтелә. Калганнар видеоконференция режимында катнашачак.

«Коронавируска бәйле чикләүләр аркасында, быел 500 кешене генә җыярга рөхсәт бирелде», — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

23 сентябрьдә «Корстон» комплексында Милли шура утырышы узачак. 24 сентябрьдә Камал театры бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында  «Милләт җыены»ның пленар утырышы булачак.

Данис Шакиров әйтүенчә, «Милләт җыены» утырышы Бөтенроссия халык санын алу белән генә бәйле түгел. «Мин «Милләт җыены»н киләсе елда конгрессның 30 еллыгы уңаеннан узачак Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена әзерлек дип тә әйтер идем», — диде Данис Шакиров.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*