tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 17 тапкыр яуланган җиңү
17 тапкыр яуланган җиңү

17 тапкыр яуланган җиңү

Күптән түгел Ставрополь краенда җиңел авиация спорты буенча Россия Федерациясе беренчелеге узды. Спортчылар үзләрен 3 төрле номинация буенча зирәклектә, төгәллектә, тизлектә сынап карадылар.

Ярышларда Россиянең 5 регионыннан: Удмуртия, Карачай-Черкес Республикаларыннан, Воронеж өлкәсеннән, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләреннән 23 спортчы катнашты. Удмуртия данын Можга шәһәре командасы яклады һәм сынатмадылар. Алар ярышларда 17 нче тапкыр беренчелекне яуладылар.
Можга авиаклубының тари­хы шактый зур. Инде 30 елдан артык клубта балаларны һәм өл­кән­нәрне парапланда очарга өй­рәтәләр. “Гадәттә, клубка күбрәк балалар йөри. Өлкәннәр аз. Балаларны без 12 яшьтән алабыз. Аларны төрле төркемнәргә бүлеп укытабыз. Дәресләр атнага ике тапкыр, икешәр сәгать дәвамында уза. Башта укучылар теория узалар, парапланның техник ягын: аны дөрес итеп җыярга, сүтәргә өйрәнәләр. Клубта моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә каралган. Соңрак без шәһәребез янындагы тауга чыга башлыйбыз. Тренерлар укучыларны дөрес итеп очарга, җиргә төшәргә өйрәтәләр. Кемдер барысына да тиз арада өйрәнә, икенчеләргә вакыт күбрәк кирәк. Ничек кенә булмасын, яшьләр өчен әлеге спорт төре бик кызыклы. Һәркем дә очарга, күкне гизәргә хыяллана бит”, – диде, клубта тренер булып эшләүче Анастасия Жильцова.

Параплан “җене” кагылган яшь­ләр арасында милләттәшебез Идрис Ильясов та бар. Клубка ул 2016 елда килгән. “Бу спорт төре турында ишеткәнем генә бар иде. Җәй көне әнием шәһәрдә авиаклуб барлыгы турында әйтте дә, мин барып карарга булдым. Бик ошады. Теория өлешен өйрәнгәч, беренче тапкыр очарга чыкканым хәтердә. Курку, куаныч, сөенечкә уралган ниндидер аңлашылмый торган хисләр иде ул. Ә бер елдан соң мине Россия беренчелегендә катнашырга чакырдылар. Нәкъ әлеге ярышлар киләчәктә тормышымны шушы спорт белән бәйләргә этәргәндер дип уйлыйм”, — дип сөйләде Идрис. 4 ел дәвамында команда белән генә түгел, ә шәхси исемлегендә дә җиңүләре бихисап тупланган. Яшь спортчы бу юлы да сынатмаган. “Төгәллеккә очу” номинациясендә беренче урынны яулаган. “Бу –иң катлаулы номинацияләрнең берсе. Җиргә диаметры 10 метр булган түгәрәк куела. Спортчы җиңү өчен параплан белән шушы түгәрәкнең үзәгенә булган кадәр якынрак сикерергә тиеш. Төгәллекне белү өчен әлеге түгәрәккә махсус электрон саннар урнаштырылган. Судья­лар шуларның нәтиҗәсе буен­ча җиңүчене билгелиләр”, — дип аң­латты ул.

Шулай ук Россия беренче­ле­гендә Идрис “Параплан – баш­лан­гыч класс” номинациясендә шәх­си зачетта икенче урынны яулаган. “Үземнең уңышларым белән дә, командабызның җиңүе белән дә чиксез горурланам. Дөрес, әле төгәлсезлекләр бар, алар өстендә эшләргә кирәк. Киләчәктә дә уңыш­ларыбыз күп булыр дип ышанам. Моның өчен даими шө­гыльләнергә, техник таләпләрне, куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк”, – диде ул.
Идрис чын татар гаиләсендә тәрбияләнә. Туган телебезне, милли традицияләрне дә яхшы белә ул. Можга шәһәренең 4 мәктәбендә, 11 нче сыйныфта белем ала. Киләчәктә мах­сус һөнәр алып, тормышын авиация белән бәйләргә тели. Уңышлар аңа!

Эльвира Хуҗина.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*