tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гомер эзе — китап үзе”
“Гомер эзе — китап үзе”

“Гомер эзе — китап үзе”

Бүген, 15 сентябрь көнне, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы Динә Гайнелбаян кызы Морзакаеваның 70 яше хөрмәтеннән “Гомер эзе — китап үзе” дигән әдәби-музыкаль чара узды.

Юбилярны Уфа шәһәренең Киров районы хакимияте вәкилләре, якташлары — чакмагышлылар, “Ядкәр” халык ансамбле, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, журналистлар, мәчетнең “Илаһилар” төркеме котлады.

Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова Казаннан Уфага шушы чара өчен махсус килеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның тәбрикләүләрен җиткерде.

Шулай ук шәрәфле кунак – Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин дә Динә Гайни кызының дин һәм милләт өчен күрсәткән эшләрен зурлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*