Күптән түгел Казанга тарихчы Мөнир Ерзинның “Тарих эзләре буенча” (“По следам памяти”) дип исемләнгән яңа китабы килеп иреште.
Китап “Экономика” нәшриятында Алматының татар этно-мәдәни берләшмәсе рәисе Турсун Габитовның финанс ярдәме белән дөнья күргән.
Басма бүгенге Кытай халык республикасына кергән Синзян-уйгур автом районында 19-20 гасырларда килеп төпләнеп яшәгән татарлар тарихын яктырта. Автор моңа кадәр фәнни җәмәгатьчелек хәбәрдар булмаган чыганаклар куллана.