tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе ел Кукмарада – Айтматов елы
Киләсе ел Кукмарада – Айтматов елы

Киләсе ел Кукмарада – Айтматов елы

Киләсе 2018 ел районыбызда күренекле кыргыз язучысы,тамырлары белән Кукмарага тоташкан Чыңгыз Айтматов  елы булып игълан ителде, еллыкның программасы төзелде.Анда күптөрле чаралар белән  бергә Ч.Айтматов исемендәге татар гимназиясе каршында аның бюсты куелу да каралган. 23 декабрьдә районда узачак чараларга Әтнә  татар драма театры Ч. Айтматовның “Гүзәлем  Әсәл”  спектакле белән старт бирелде.. Мәдәният йорты фойесында, язучының, китапханәче Наилә Шакирова тарафыннан куелган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Ч.Айтматовның нәсел шәҗәрәсен тапкан,цйрщнъгщ къп кцч куйган, исән чагында үзен күреп калган  район музее директоры Ләбүдә  Дәүләтшина язучы турындагы матур истәлекләре белән уртаклашты.  Ч.Айтматов исемендәге гимназия директоры Васил  Касыймов, лаеклы ялдагы хөрмәтле укытучыбыз Хәлимә Мөхәммәтгалиеваларның чыгышлары да тәэсирле булды. Чарада Кукмара “Ак калфак” әгъзалары да катнашты.

23 декабрьдә Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында Әтнә татар драма театры Ч. Айтматовның “Гүзәлем  Әсәл” драмасын күрсәтте.Бу спектакль  Ч. Айтматов елын башлап җибәрүе белән дә кыйммәт .Тамаша алдыннан Кукмара музее директоры Дәүләтшина Л. Айтматовның нәсел шәҗәрәсе тарихы,язучы белән шәхсән очрашулары хакында истәлекләре белән уртаклашты.Р.Хөсәенова  һ.б  чгышлары да әдипнең иҗатына карата кызыксыну уятты. Төп рольләрндә Сәрдек егете  .. килене.. уйнавы да куандырды. Гүзәл…Әтнә театрының йолдызы булып балкып килә дисәм дә ялгыш булмас.Яңарак кына С.Шәкүровның “Туган туфрак” драмасында төп рольне башкарып,тамашачының күңелен тетрәндергәне онытылып та бетмәде,Әсәл образы    белән тагын тамашачы күңелен яулады.Тамашачы, тын да алмыйча,йотылып,артистларны алкышларга күмә-күмә спектакль карады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*