Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
Леттеринг (хәрефләр ясау сәнгате – ред. иск.) Хрущев авышлыгы диварына төшерелгән. Бер яктан, татар телендә шагыйрь Мансур Шиһапов шигыреннән юллар төшерелгән, икенче яктан – аларның рус теленә тәрҗемәсе.
Мурал Orchestra бюросы архитекторлары эшләгән территорияне төзекләндерү концепциясе кысаларында ясалган.