tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев: Татар булып туганбыз икән, татар булып язылырга кирәк
Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев: Татар булып туганбыз икән, татар булып язылырга кирәк

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев: Татар булып туганбыз икән, татар булып язылырга кирәк

Татарстанның халык артисты Нуретдин Нәҗмиев җанисәптә чын йөзебез күренәчәк дигән фикердә:

– Татар булып туганбыз икән инде, татар булып язылырга кирәк. Милли асыл ул безнең байлыгыбыз да, кабатланмас үзенчәлегебез дә. Җәйләрен авылда яшибез. Оныгым Камиләне дә үзебез белән алабыз. Бер заман ни күрим: авыл балалары Камилә белән урысча сөйләшәләр. Спас районының Чәчәкле авылы бу! Мәктәптә урысча укыйбыз, ди күрше кызы. Әти-әнисе чеп-чи татар юкса. Атаклы Иске Рәҗәп авылы мәктәбе бит бу. Өнем китте бу хәлгә. Камилә белән татарча сөйләш, яме, дидем. Туксанынчы елларда кызым рус мәктәбендә татар сыйныфын тәмамлады. Шушы сыйныфның 99 проценты югары белем алды. Татар телен белү кимсетмәгән бит аларны! Үз йөзегезне югалтмагыз, дип әйтәсем килә! Телне, милләтне кимсетмәгез. Сынау арты сынау, җанисәп тә сынау. Бусында үз йөзебез күренер инде.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*