tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Диния Нәзарәтенә Кемерово өлкәсе мөфтие килде
Татарстан Диния Нәзарәтенә Кемерово өлкәсе мөфтие килде

Татарстан Диния Нәзарәтенә Кемерово өлкәсе мөфтие килде

Бүген, Рабигыль-әүвәл аеның 16-нчы көнендә (22нче октябрьдә), җомга көнен хөрмәтләп, Татарстан мөфтияте резиденциясенә шәрәфле кунаклар килде: Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, “Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе” идарәсе рәисе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Таһир хәзрәт һәм Рәгать Галиәгъзам улы мөфтигә быелның 26-27 июнь көннәрендә Кузбасста узган Халыкара шахтерлар Сабантуе турында сөйләделәр һәм Сабантуйны уртак хезмәттәшлектә оештырылуын әйттеләр. Таһир хәзрәт киләсе елда II Халыкара шахтерлар Сабантуе Новокузнецк шәһәрендә июнь аенда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәреләчәге хакында әйтте. Моннан тыш, Кемерово мөфтие “1100-еллык” кысаларында тормышка ашырылачак башка планнары белән уртаклашты. Мисал өчен, хәзрәт 2022 елның март-апрель айларында бу тарихи дата уңаеннан стела ачу, яшьләр форумы һәм фәнни конференция үткәрү ниятләрен җиткерде.

Очрашу вакытында сүз Новокузнецк шәһәрендә яңа мәчет төзелешенең проекты өстендә эш алып барылуы хакында да сүз барды һәм киләсе елга мәчет нигезенә капсула салу вакыйгасын үткәрү буенча фикер алышу узды. Җитәкчеләр әлеге вакыйганы Татарстаннанның рәсми делегациясе катнашында Сабантуй узачак көнне үткәрү тәкъдимен хупладылар. Мөфти Камил хәзрәт әлеге җирлектә яшәүче халыкның милли һәм дини составы, Кемерово өлкәсенең географик үзенчәлекләре, халыкның көнкүреше, төп шөгыльләре белән кызыксынды, яңа мәчет буенча күзаллауларын һәм тәкъдимнәрен җиткерде.

Таһир хәзрәт Татарстан мөфтиен шәрәфле кунак буларак Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы чараларына һәм II Халыкара шахтерлар Сабантуена чакырып калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*