tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдәге тарту үзәге
Мөслимдәге тарту үзәге

Мөслимдәге тарту үзәге

Милли татар өслүбендәге мичле кафе, балаларны рухи яктан үстерү зонасы, Интернетка тоташтырылган компьютер зонасы, әдәби кунакханә – Мөслим муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәсе белем бирү, мәдәни-агарту, күңел ачу миссияләрен үти торган ял итү үзәгенә әйләнгән.

КӨТЕЛМӘГӘН БОРЫЛЫШ

– Глобальләшү һәм модернизацияләү китапханәләрне дә урап үтә алмый, – ди Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы «Үзәкләштерелгән китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе мөдире Айсылу Мадьярова. – Шунлыктан безне үзгәрүчән, яңа формат бер дә куркытмый. Китапханә бүген китаплар саклана торган бина гына була алмый, аңа зуррак бурычлар да йөкләнә.

Без үз эшебезне даими камилләштерүдән башка алга бара алмыйбыз, аны исә проектинновация эшчәнлегеннән башка күз алдына китерүе дә кыен. «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге проектларга ярдәм итү» номинациясендә Россия Федерациясе Президенты проектлары конкурсында катнаштык та, китапханәбездә әдәби кафе пәйда булды.

Кәнәфи-диваннар, савыт‑саба шкафы, каһвә пешерү машинасы, чәй һәм каһвә сервизлары сатып алдык. Китапханә хезмәткәрләре кафе өчен үз куллары белән мич чыгарды. Янәшәгә махсус җайланмалар – табагач һәм агач көрәк куйдык, мич кырыена бәз тукымадан чаршау элдек, идәнгә чуклы мамык келәмнәр җәйдек. Биредә бик уңайлы, мөслимлеләр китап укырга гына түгел, дуслары белән аралашырга да ярата.

Бүген районның күп предприятиесе хезмәткәрләре ял итү өчен китапханәгә килә. Ә язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, педагоглар, төбәкне өйрәнүчеләр, мәктәп балалары һәм студентлар өчен әдәби кичәләр, дискуссияләр, семинарлар биредә чәй яки каһвә эчеп, яңа әдәби китаплар һәм көндәлек матбугат яңалыклары белән танышып төгәлләнә.

ЯҢА КИТАПЛАР, САФ ҺАВА…

«Хәзерге заман китапханә-мәгълүмат мәйданы» проекты кысаларында исә Мөслим китапханәсе саф һавага, Габдулла Тукай исемендәге урта белем бирү мәктәбенә таба күченгән. Шагыйрь исемендәге урамда эскәмияләр һәм китап киштәләре куйганнар. Биредә китап алмашырга, әдәби чараларда катнашырга яки рәхәтләнеп укып утырырга була – урамдагы киштәләр өчен байтак китап сатып алынган.

УКЫ ҺӘМ УЙНА

Мөслимдәге кебек китапханәләр күп түгел. Ул бик зур, бик якты, үзәкләштерелгән элек­трон китапханә сервисларына тоташтырылган, үз фондында да китаплар күп. Бирегә пенсионерлар да, өлкәннәр дә, балалар да килә. Һәркем үзенә мавыктыргыч шөгыль таба: шахмат, уеннар, компьютер, китап уку. Шул рәвешле китапханә төрле кешеләрнең бергә җыелып уку, уйнау, иҗат итү, ихлас аралашу урынына әйләнә…

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*