tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Гали Рәхимнең җирләнгән урынына мемориаль такта куелды
Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Гали Рәхимнең җирләнгән урынына мемориаль такта куелды

Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Гали Рәхимнең җирләнгән урынына мемориаль такта куелды

Бүген Казанның Яңа татар бистәсе зиратында татар язучысы, тел галиме, тарихчы, фольклорчы Гали Мөхәммәтшакир улы Рәхимнең җирләнгән урынына мемориаль такта куелды.

Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов татар зыялысы Казанда II гильдия сәүдәгәр гаиләсендә туганлыгын, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, соңыннан Казандагы коммерция училищесында белем алуын, аннан соң Мәскәү сәүдә институтын тәмамлавын җиткерде.Моннан тыш Гали Рәхим 1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнгән. Төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыткан. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшләгән. Китаплары дөнья күргән. Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнгән. Барлыгы 50гә якын фәнни хезмәте басылган. Галим 1927 елда Сталинга юнәлтелгән иске татар имлясын яклап язылган «82 хатын» имзалаган була. 1930-нчы елларда Г.Рәхим ике тапкыр хөкем ителгән. 1931 елның 8 маенда кулга алынган, 5 елга концлагерьгә хөкем ителгән була. Азат ителгәч, Казан университетының иске кулъязмалар бүлегенә эшкә алынган. 1937 елның июлендә кабат кулга алына. Бер төркем татар зыялылары белән бергә аңа «Буржуаз милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эшендә катнашу гаебен тагалар.1940 елда аны 8 елга төзәтү-хезмәт колониясенә озаталар. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1943 ел башында ул вакытыннан алда иреккә чыгарылган.

Тагын шунсы хак, моңарчы Гали Рәхимнең кабере билгеле булмый. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов үз чыгышында Тарих институты галимнәре тарафыннан зираттагы барлык борынгы каберләр өйрәнелгәнлеген җиткерде. Заманында Гали Рәхим бу эшне башлап җибәрүчеләрдән була. Аның хезмәтләре, бүгенге галимнәргә ярдәм иткән.

Татар зыялысы Гали Рәхим 1943 елның 3 нче мартында 50 яшендә вафат булган. Туганнары зират хезмәткәрләре ярдәмендә, Гали Рәхимне төнлә белән җирләргә мәҗбүр булганнар. Билгеле сәбәпләр аркасында кабер ташы куелмый. Гали Рәхимнең туганнары язучы-эзтабар Шаһинур Мостафинга татар зыялысының җирләнгән урынын күрсәтеп калдырган. Бүген Гали Рәхимнең каберенә мемориаль такта куелды.
Сүздә юк, бу изге гамәлне башкарып чыгучыларга бик зур рәхмәт. Күпне күргән, күпне кичергән, бер гаепсезгә кулга алынып, төрмәләрдә нуҗа күргән Гали Рәхим исемендәге урамнар булырга, ачы язмыш кичергән шәхескә багышланган фильмнар да төшерелергә хаклы.

Дөрес, Гали Рәхимнең иҗаты онытылмый, эшчәнлеге өйрәнелә. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Илсөяр Ихсанова сөйләде.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Әлфәт Закирҗанов, гомүмән галимнәр, татар зыялысының бәһаләп бетергесез хезмәтләр калдырганлыгын ассызыклады.
Гали Рәхимнең рухына дога кылынды.

Гали Рәхимнең гаиләсенә килгәндә, хатыны Гайшә — күренекле сәүдәгәр Габдулла Апанаев кызы, табибә була. Ул да репрессия корбаны.

Гали Мөхәммәтшакир улы Рәхимнең җирләнгән урынына мемориаль такта куелу чарасын Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фән эшләре буенча директор урынбасары Марат Гибатдинов алып барды.

Флюра Абдуллина Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*