tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез Эстониядәге татарлар янына кунакка килде
Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез Эстониядәге татарлар янына кунакка килде

Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез Эстониядәге татарлар янына кунакка килде

Кунакка йөрешү – күркәм гадәт икәнен истә тотып, Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез Эстониядәге татарлар янына кунакка килде. Бүгенге көндә Стокгольмда яшәүче Гөлтән ханым, Тампереда гомер итүче Хәкимә һәм Әнисә ханымнар Нарвага ата-бабаларының эзеннән килде. Аларның нәселе ХХ гасыр башында Нарвада яшәп, аннары Таллинга, соңрак Финляндиягә күченеп киткән булган.

Нарваның татар мәдәният җәмгыятендәге очрашу бик җылы рухта үтте. Милләттәшләребез туган телләрен саклап калганлыктан, үзара татар телләрендә аралашты.

Кунаклар җәмгыятьтә сакланучы фотосүрәтләрне кызыксынып карады, алар туганнарының, абый-апаларының, әби-бабаларының йөзләрен танып, балачак хатирәләрен яңарттылар.

Соңрак кунаклар ата-бабалары яшәгән йорт, беренче мәчет кебек тарихи урыннарда булдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*