tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның “Ярдәм” фондында “Калям Шариф. Перевод смыслов”ны сукырлар өчен Луи Брайль системасы буенча бастыра башладылар
Казанның “Ярдәм” фондында “Калям Шариф. Перевод смыслов”ны сукырлар өчен Луи Брайль системасы буенча бастыра башладылар

Казанның “Ярдәм” фондында “Калям Шариф. Перевод смыслов”ны сукырлар өчен Луи Брайль системасы буенча бастыра башладылар

Казан шәһәрендә “Ярдәм” гомуммилләт хәйрия фонды типографиясендә “Калям Шариф. Перевод смыслов”ны Луи Брайль системасы буенча нәшер итү өчен басмага тапшырдылар. Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсе 2019нчы елда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан дөнья күрде. 2020нче елда “Ярдәм” гомуммилләт хәйрия фондының белгечләре, шул исәптән сукырлар да, Коръән тәфсиренең Брайль версиясен әзерләргә кереште. Әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, тактиль шрифтка җыелган 10 том барлыкка килде, аның ярдәмендә сукырлар “Калям Шариф. Перевод смыслов”ны уку мөмкинлегенә ия.

Комплектны бастырып чыгаруның үзбәясе кыйбат булу сәбәпле, Фонд аны заказ буенча бастырырга бирә һәм шулай ук сукырларны әлеге китап белән тәэмин итү өчен хәйриячеләрдән тәкъдимнәр кабул итә. “Калям Шариф. Перевод смыслов”ның тулы бер комплектын бастыру бәясе 15 мең сумны тәшкил итә, бер том – 1,5 мең сум тора.

“Ярдәм” фонды типографиясе – ул БДБ илләрендә Луи Брайль системасында мөселман китапларын бастыру белән шөгыльләнүче бердәнбер типография.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*