tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыллылар хәрбиләргә ярдәм итә
Тубыллылар хәрбиләргә ярдәм итә

Тубыллылар хәрбиләргә ярдәм итә

23 нче ноябрьдә Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә солдатларның исәнлегенә-саулыгына багышлап Коръән ашы үткәрелде һәм гуманитар ярдәм җыелды. Бу изге эшне шәһәрнең хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы “Ак калфак” рәисе Айсылу Юнысова себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якупов белән бердәмлектә оештырдылар. Коръән ашында хәрби бурычларын үтәргә киткән якташларыбызның исәнлегенә-саулыгына багышлап Россиянең Азия өлешендәге мөселманнарының Диния нәзәрәте Төмән өлкәсе Казыят идарәсе рәисе Ибраһим хәзрәт Сухов бүгенге җиңел вакыт булмаганын истә тотып диндә һәм тормышыбыздагы мөһим кагыйдәләрне искә алды:”Нинди генә сынаулар булмасын, без туган илебезгә, ата-аналарыбызга тугрыклы булырга тиешбез. Шуны онытмаска кирәк, беркем белми кайчан һәм кайда үләсен. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле сугыш кырларында булган ир-егетләребез туган якларына, гаиләләренә исән-имин кайтып җитсеннәр”,-дип дога кылды.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле ярдәм итү акциядә катнашкан, уртак эштән читтә калмаган шәһәр Думасы депутатлары Михаил Никитин, Эдуард Мәхмүтов бу чараны оештыруда да ярдәм күрсәткәннәр. Аларга Айсылу Юнысова рәхмәтләрен белдерде. Шәһәр күләмендә узган “Солдатка җылылык бирегез” проектның авторы Алла Ларионова, ТРОО “Наследие” рәисе Луиза Шәмсетдинова, ветеран укытучылар Сөнгатулла Бекенин, Рәшидә Бакиева чыгыш ясадылар. Табын артында утыручыларның сорауларына шәһәр Думасы рәисенең урынбасары Михаил Никитин җавап бирде. Себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якупов “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнусованы һәм вәкилләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Айсылу ханым Юнысова рәхмәтләрен ярдәмчеләренә, улы-имам–хатыйб Ришат хәзрәткә, “Ак калфак” әгъзалары Людмила һәм Хәмит  Кәримовларга, Равиля Фазыловага, Фәния Мелибаевага, Нәсимә Кормановага, себер татар мәдәният үзәгендә эшләүче кызларга һәм чарага килүче һәр кешегә рәхмәтләрен юллады.

Авырлыкта кеше сынала дип әйтүләре дөрес. Тубыллыларны өлешчә мобилизация кысаларында үткәрелгән чаралар берләштерде. Туган шәһәрләреннән еракта үз бурычларын намус белән үтәгән солдатларга ихлас күңел белән җыйган ярдәмебез күңелләрен күтәрсен, догаларыбызны Аллаһы кабул итсен.

Битараф булмаган шәһәр халкы хәрби хәрәкәттә яраралык кирәк яракларны сатып алып китергәннәр, алардан да бер теләк яңгырады:”Ир-егетләр туган якларына, гаиләләренә исән-имин кайтсыннар”.

Римма Умитбаева.

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*