Саваплы мәҗлесне туган авылында район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм аның туганнары уздырды. Ифтар ашы авыл имамы Миннегали хәзрәтнең үтемле вәгазе белән башланып китте, аннары Коръән сүрәләре укылып, әҗер-саваплары барлык әрвахларга багышланды. Табын артына авылда яшәүче һәркем зур кунак булып чакырылган иде. Хәләл, мул ризыклардан өстәлләр сыгылып торды. Табын артында садака акчалары җыелгач, аны Лилия Нургаян кызы улы махсус хәрби операциядә булган туган апасына тапшырды. Биргән сәдакаларга һәркем өчен тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, ил-көннәрнең тыныч булуын сорап, күмәкләшеп дога кылынды.
Саваплы мәҗлестә “Тургай” приютында тәрбияләнүче 14 бала да чакырылган иде. Соңыннан сабыйларның һәркайсына оештыручылар зур күчтәнәч пакетлары тапшырдылар. Аллаһ кабул кылсын!
Чыганак: saby-rt.ru