tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югары Яхшый авыл җирлегендә яшәүчеләр унберенче гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертте
Югары Яхшый авыл җирлегендә яшәүчеләр унберенче гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертте

Югары Яхшый авыл җирлегендә яшәүчеләр унберенче гуманитар ярдәмгә үз өлешләрен кертте

Бу көннәрдә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядәге егетләргә унберенче тапкыр гуманитар ярдәм җибәрүгә олы әзерлек эшләре бара.

Унынчы гуманитар ярдәм озату куркыныч вакыйгалар белән бәйле булуга карамастан, районыбызның “Без бергә” волонтерлык хәрәкәте үз эшчәнлеген туктатмады. Киресенчә, “Җиңү өчен, егетләребез өчен!” дип бик күпләр үзләреннән өлеш кертә. Көн саен “Җиңү залпы” акциясе кысаларында акчалата ярдәмнәр күчерелә. Авыл җирлекләрендә солдатларга коры азык әзерләү, токмач кисү өмәләре оештырыла.

Гуманитар ярдәмне “Яшьлек” яшьләр үзәгендәге “Без бергә” волонтерлар штабына илтеп тапшырган авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов барлык авылдашларга, кирәк-яракларны тартмаларга яхшылап тутырып озаткан кызларга олы рәхмәтен белдерә:

Дөньяларыбыз тынычлансын, күкләребез аяз булсын иде. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бергә булыйк, бердәм булыйк!-ди Илнур Хираҗетдин улы.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*