tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Зәнкиев укулары” узды
Тубылда “Зәнкиев укулары” узды

Тубылда “Зәнкиев укулары” узды

5-6 апрель көннәрендә Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтында (Төмән дәүләт университеты филиалы) Гаилә елына багышланган ”Заманча белем бирү киңлегендә фән һәм практиканы интеграцияләү:традицияләр һәм инновацияләр” темага VIII Халыкара фәнни-практик конференция «Зәнкиев укулары” үтте.

Конференциядә галимнәр, укытучылар, әдәбиятчылар, ветеран укытучылар, укучылар, Я.К. Зәнкиевның улы Нур, аның тормыш иптәше Зәкинә, оныклары, оныкчыклары, якын туганнары катнаштылар. Катнашучыларның географиясе киң булды:Бохара (Үзбәкстан), Казан (Татарстан Республикасы), Симферополь(Кырым Республикасы), Стәрлетамак (Башкортостан Республикасы), Элязыг (Төркия), Төмән өлкәсе, Тубыл, Төмән шәһәрләре һәм районнарыннан, Яркәү, Ялутор районнарыннан 70 катнашучыны чара берләштерде. Оештыручыларны, кунакларны Тубыл педагогия институты директоры Надежда Еговцева, шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Кожедуб, өлкә милләтләр комитеты рәисе Роман Малыгин (видеодан), шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Станислав Козлов, Бухара дәүләт университетыннан Аброр Жураев (видеодан), өлкә татарлары милли мәдәни автономия рәисе урынбасары Рәмил Әминов һ.б котладылар.

Бөтендөнья татар татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары–милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, теләкләрен җиткерде, Я.К Зәнкиев исемендәге конференциянең кирәклеген ассызыклады. Я.К.Зәнкиев кебек шәхесләр киләчәк буынны тәрбияләүдә зур роль үтәгәне турында сөйләде. Нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтчесе Нур Зәнкиев конференциядә катнашучыларга нәтиҗәле эш теләде, чараны оештыручы профессор Гүзәл Фәйзуллинага, профессор Хәнисә Алишинага, профессор Флера Сәйфуллинага, филология фәннәр кандидаты, доцент Лилия Фәизовага, ел саен “Зәнкиев укулары”н үткәрүче Тубыл пединститутына, җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерде.

Якуб Зәнкиевның романнары нигезендә себер татарларының тарихы, язмышы турында нәфис фильм төшерелүе кирәклеге турында тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских үзенең чыгышында тәкъдимен җиткерде. Тубыл шәһәренең этномәдәни компонентлы 15 мәктәп директоры, шәһәр думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин тыгыз элемтәдә эшләгән рус татар бүлеген, өлкә газетабыз “Яңарыш”ны, себер татар мәдәният үзәген җылы сүзләр белән искә алды. Мәктәпләрдә Зәнкиев мирасы бүгенге көндә өйрәнелгәне турында әйтте.

Фәнни чараны оештыруда ярдәм күрсәткән Рәссия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясенә, өлкә милләтләр комитетына, Бөтендөнья татар конгрессына, “Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе”нә, рәисе Ләйсән Хөрмәтуллинага, Тубыл шәһәр хакимиятенә, Тубыл шәһәре татарлары милли мәдәни автономиясенә, Тубыл шәһәренең Иҗтимагый палатасына оештыручылар рәхмәт белдерделәр.

Конференция программасы бай, тыгыз булды. Чарада катнашучыларны сәламләгәннән соң пленар утырышта чыгыш ясаучылар Тубыл пединститутында рус татар бүлегенең тарихын искә алдылар, урта һөнәри белем бирү бүлегендә татар бүлеген ачу кирәклеге турында чыгышлар булды. Профессор Флера Сәйфуллина рус татар бүлеге эшләгән еллар турында җентекләп сөйләде. Бүгенге көндә бу юнәлештә хезмәт итүче галим, профессор Гүзәл Фәйзуллинаның фәнни эшенә, оештыру сәләтенә югары бәя бирде. Рус татар бүлеген яңадан тергезү кирәклеге турында тәкъдимен кертте.

Пленар утырышта Тубыл пединституты директоры, педагогик фәннәр докторы Надежда Еговцева, Ргоf.Dr. Еrcan AIkaya, Firat Universitesi(TURKIYE) (видеодан чыгышы), Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Флера Сәйфуллинаның “Тубыл пединститутында татар бүлегенең формалашу һәм үсеш тарихы” темага чыгышы, һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының филология фәннәр докторы Олег Хисамовның, Казан Филология институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхулловнаның эчтәлекле, әһәмиятле чыгышлары яңгырады.

Олег Ришат улы Хисамов Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән Төмән өлкәсе татарлары турында “Милли–мәдәни мирасыбыз”-яңа чыккан китапның презентациясен үткәреп Гүзәл Фәйзуллинага китапны тапшырды. Конференция кысаларында Себер татарларының лингвомәдәни мирасын өйрәнү үзәге презентациясе үтте. Пединститут каршында, еллык татар теле әдәбиятын өйрәнү курсларына йөрүче студентлар, Я.К.Зәнкиев иҗаты буенча, филология фәннәр кандидаты Лилия Фәизова җитәкчелегендә, сәхнәләштереп куелган күренеш күрсәттеләр. Милли костюмнарда, татар телендә оста уйнаучы яшь талантларның чыгышларын җылы каршы алдылар. Презентация  тантаналы ачылганнан соң, лингвомәдәни мирас үзәге ачкычын, рәсми рәвештә үзәк җитәкчесе итеп билгеләнгән филология фәннәр докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллинага тапшырылды.

Конференция эше өч секциядә дәвам итте:“Мәгарифтә тәрбияләү һәм укытуның традицион формаларын камилләштерү һәм яңа технологияләр”, “Фән һәм педагогик эшчәнлек интеграциясендә филологик тикшеренүләр”, “Милли үзенчәлекне саклау факторы буларак тарихи–мәдәни мирас” темаларга педагогик остаханәләр тәкъдим ителде, кызыклы докладлар яңгырады. РФнең мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре, Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Тубыл район методик берләшмәсе җитәкчесе Танзилә Тимканова:”Мин ел саен Зәнкиев укуларында катнашам. Быелгы сигезенче мәртәбә үткәрелгән конференция, остаханәләр, Татар теле, әдәбиятны еллык курста өйрәнүче студентларның чыгышлары уңышлы үтте. Татар теле әдәбияты укытучылары Зәнкиев укуларын ел саен көтеп алабыз. Монда курсташларыбыз белән очрашабыз, тәҗрибә белән уртаклашабыз. Укытучыбыз Флера апа Сәйфуллинаны күрү мизгелләр бик кыйммәтле. Педагогик остаханәсендә үткәрелгән дәресем ”Якташ язучылар иҗатында Туган як темасы”на багышланды. Дәрестә алтыпочмак технологиясен кулландым. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә җирле язучылар иҗатында туган як темасының чагылышы, шагыйрьләребезнең туган якка, аның табигатенә, кешеләренә булган мөнәсәбәтен ачыклау булды. Максатларым укучыларның тәнкыйди фикерләү, иҗади уйлану сәләтләрен үстерүгә, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгытуга, шигъриятне яратырга багышланды. Максатыма ирештем. Минем дәресемдә Төмән өлкәсенең төрле мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылар катнаштылар.

Аларның дәресләре дә кызыклы, уңышлы үтте. Укытучылар төрле заманча технологияләрне кулланып дәресләрен үткәрделәр”,-дип сөйләде. 2024 нче елның “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә җиңүгә лаек булган, Шишкино урта гомуми белем бирү мәктәбе мөдире Гүзәл Гайсина:”Зәнкиев укуларында мин беренче мәртәбә катнаштым. Безне монда җылы кабул иттеләр. Күренекле шәхесләр, галимнәр, укытучыларыбыз белән очраштык, тәҗрибә белән уртаклаштык. Монда барлык кешеләр таныш иде. Мин “Ил язмышы-ир язмышы” тема буенча остаханә үткәрдем. Минем максатым укучыларга якташыбыз, җирле язучы Рәкыйп Ибраһимовның иҗаты, шигыре белән таныштыру, балаларда батырлык, Ватанга хөрмәт тәрбияләү булды. Укучылар сорауларга төпле җаваплар бирделәр. Тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәндереп, елатып авторның шигырен Таймас Абдразаков сөйләде. Конференцияне оештыручыларга рәхмәтләремне юллыйм, уңышлар телим. Киләсе елда да катнашырга язсын,”-диде.

Рфнең мактаулы тәрбия һәм мәгариф хезмәткәре, 2022елның “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең икенче дәрәҗә призеры, Тукыз урта белем бирү мәктәбенең тәҗрибәле укытучысы Венера Ибукова:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталык формалаштыру алымнары” темага мастер класс үткәрдем. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә функциональ грамоталыкның барлык төрләре белән эшләп була. Мәсәлән, текстны уку, сорауларга җавап биреп, эчтәлегенә төшенү. Мин вакыйгаларны, күренешләрне, капма-каршы куеп, чагыштырып әдәбият дәресләрендә әсәрне өйрәнүгә басым ясыйм. “Зәнкиев укулары”нда ел саен катнашырга тырышам. “Зәнкиев укулары” татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәҗрибә уртаклашу, аралашу, бердәмләшү өчен бер мәйдан. Мастер класслар бик әйбәт үтте”,-дип сөйләде.

Конференция эшендә әдәбиятчылар, тарихчылар, мәдәниятчылар катнаштылар. Мәртәбәле катнашучылар, кунаклар арасында профессор Х.Ч.Алишина, профессор Ф.С.Сәйфуллина, тарих фәннәре докторы Д.М.Исхаков, педагогик фәннәр кандидаты К.С.Садыйков, тарих фәннәре кандидаты З.А.Тычинских һәм күп санлы укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары булдылар.

Экскурсияләр, очрашулар

Конференция кунакларын 5 нче апрельдә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә җылы каршы алдылар. Аларның хөрмәтенә “Гаилә–бәхет чишмәсе” темага концерт тәкъдим ителде, җылы теләкләр яңгырады. Очрашу чәй табыны артында аралашып матур узды. 6 нчы апрель-язучының туган көнендә галимнәр, конференция делегатлары Хуҗайлан авылы мәктәбендә булдылар. Монда аның йорты, күп еллар хезмәт иткән мәктәбе, Якуб абыйны яхшы хәтерләгән коллегалары, укучылары, туганнары яши. Бу хакта мәктәп мөдире Альбина Азисова:”Укытучылар коллективы, ветеран укытучыларыбыз белән Гаилә елына багышланган “Зәнкиев укулары” конференция делегатларын Якуб Зәнкиев исеме бирелгән Хуҗайлан мәктәбендә каршы алдык. 6 нчы апрельдә якташыбыз, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Тубыл шәһәренең атказанган гражданы Якуб Зәнкиевка быел 107 яшь булыр иде.

Бу көн очрашулар, истәлекләр белән уртаклашу көн булды. Ярты гасырдан артык Я.К.Зәнкиев Хуҗайлан мәктәбендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләде. Патриотик хәрәкәтне оештыручы, укучыларны илһамландыручы-ул булды. Без аның белән горурланабыз. Гореф-гадәтләргә, тарихи хатирәләргә бай булганбезнең мәктәп, укытучыларыбыз Якуб абый Зәнкиев калдырган мирасны сакларга тырышып эшлибез. Хөрмәтле кунакларга, конференцияне оештыручыларга, Якуб абыйның улы Нур Зәнкиевның гаиләсенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Кичәдә язучының “Кайчыколак” хикәясен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Танзиля апа Тимканова укучылары белән сәхнәләштереп кунакларның игътибарына тәкъдим итте. Язучының якты истәлегенә багышланган хәтер кичәсендә җылы һәм мөһим сүзләр яңгырады,”-дип сөйләде.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*