tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт һәм Камал театрлары Уфада «Туганлык» фестивалендә катнашачак
Әлмәт һәм Камал театрлары Уфада «Туганлык» фестивалендә катнашачак

Әлмәт һәм Камал театрлары Уфада «Туганлык» фестивалендә катнашачак

Башкортстанның «Туганлык» халыкара милли театрлар фестивалендә Татарстаннан ике театр катнашачак. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры сайтында фестиваль афишасы урнаштырылган.

19 апрель көнне Әлмәт театры Муса Җәлил либреттосы нигезендә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Алтынчәч. Мирас» спектаклен күрсәтәчәк. 21 апрельдә Камал театры «Көл» спектаклен уйнаячак. Татарстан театрларының спектакльләре Уфа «Нур» театры сәхнәсендә бара.

Фестивальдә В.Кок-оол исемендәге Тыва милли музыкаль-драма театры, «Читиген» Хакас драма һәм этник музыка театры,М.Сеспель исемендәге Чуваш дәүләт театры, А.Салаватов исемендәге Дагестан дәүләт кумык музыкаль-драма театры, С.Чанба исемендәге Абхаз дәүләт драма театры һәм башкалар катнаша.

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры үзе Нәҗип Асанбаев пьесасы буенча куелган «Кызыл паша» драмасын күрсәтә.

«Туганлык» фестивалендә барлыгы 14 спектакль күрсәтелә. Фестиваль 16-23 май көннәрендә үткәрелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*