27 сентябрьдә П. И.Чайковский исемендәге Дәүләт опера һәм балет театрында иң матур, уңган татар кызлары үз осталыкларын күрсәттеләр. Хәтерләсәгез, узган елда Казанда узган “Татар кызы — 2018” халыкара конкурсында Удмуртиядән Диләрә Гыйльметдинова җиңү яулаган иде. Шулай итеп, ул 2019 елда әлеге конкурсның финалын уздыру хокукын республикабызга алып кайтты.
Берничә минут алдан
Конкурсның финалы башланырга санаулы минутлар калып барганда, кызлар һәм оештыручылар белән очраштык. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк: быел журналистларга катнашучылар белән аралашырга каршылыклар юк иде. Һәркем үз эше белән мәшгуль булып, сәхнә арты “кайнап” торса да, кызлар да бик теләп аралаштылар. “Әлегә дулкынлану юк. Бизәнергә, прическа ясарга, костюмнарны барларга җитешергә кирәк. Ә менә сәхнәгә чыгар вакыт җиткәч, әлбәттә, дулкынлану булачак”, — диде Мәскәүдән килгән Айсылу Мирхафизхан.
Финал башланганчы тамашачылар Удмуртия һәм Татарстан осталары тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр белән таныша алдылар. Үзара танышу, аралашу барды. Мөһим очрашулар да булды. Дәрәҗәле кунакларның берсе — Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразыев регионнардан килгән һәм Удмуртиянең татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында аралашты. “Татар кызы” конкурсының әһәмиятенә басым ясады. Шулай ук Вәсил Шәйхразыев татар оешмалары җитәкчеләренә алда торган тагын бер зур проект — «Татарча диктант» турында да сөйләде. Ул белдергәнчә, быел әлеге проектка, киләсе елда ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, 100 мең кешене җәлеп итү күздә тотыла.
Удмуртия татарларының милли-мәдәни оешмасы, татар иҗтимагый үзәге эшләре, дини тормыш белән Рәмзия Габбасова таныштырды. Ул «Татар кызы» бәйгесе финалы Ижауда узуны зур вакыйга дип атады. Илмир Касимов Удмуртиянең төньягындагы мәчетләрнең эшчәнлеге, алар каршында алып барылучы татар курслары турында сөйләде. Татарлар белән очрашу тәмамланганнан соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразыев Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимияте рәисе Сергей Смирнов белән очрашты. Ул Удмуртия җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Кызларның осталыгы, концерт программасы һәм…
Ниһаять, күптән көтеп алынган финал башланып китте. Алып баручылар Резидә Сәләхова белән Батыр Харисов бәйрәмне тамашачыларны татар, рус һәм удмурт телендә сәламләп башладылар. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган конкурсның югары дәрәҗәдә әзерләнгәнен әйтеп үтәргә кирәк. Монда барысы да булды. Финалда катнашкан 14 кыз (алар арасында Швеция, Карелия, Казахстан һәм Үзбәкстан вәкилләре дә бар иде) хореографиядә, сөйләм телендә,
драматург Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясеннән өзек күрсәтеп, театр уйнауда да, зирәклектә дә үзләрен сынадылар. Барысы да булдырды, барысы да осталар! Зал тутырып килгән тамашачы һәр чыгышны да ныклы алкышларга күмде. Горурланырдай шул үзебезнең татар кызлары! Тик алар үз эченә милли аш-су, тарих, җыр-моң, әдәбият темаларын алган сорауларга җавап биргәндә генә күңелдә бераз шик туды. Кызларның ник берсе ялгышып карасын, ә?! Әллә сорауларга җавапларны алдан ятлап куйганнар инде, әллә шулай яхшы дәрәҗәдә әзерләнгәннәр? Икенче фикер белән ныграк килешәсе, ышанасы килә, әлбәттә.
Концерт программасы турында да әйтеп үтми мөмкин түгел. Татарстаннан килгән җырчылар (кемнәрнең чыгыш ясаячагы турында алдагы саннарда язган идек), ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле искитмәле матур бәйрәм бүләк иттеләр. Алар белән бер сәхнәдә Удмуртиянең П.И. Чайковский исемендәге Дәүләт опера һәм балет театры артистлары да чыгыш ясады. Сәхнә бизәлеше дә, артистларның костюмнары да искиткеч иде. Тик “Интертат.ру” электрон газетасында Алинә Айдарова мәкаләсен укыгач, редакциябез белән аптырашта калдык. “Удмуртлар да биеде, ләкин безнең Дәүләт ансамбле сәхнәгә чыккач, зал тын да алмады. Безнекеләр болар! Горурлану хисе туды, чын”, — дип яза автор. Удмуртия һәм Татарстан артистлары да бер дәрәҗәдә, югары осталык күрсәтеп чыгыш ясадылар. Һәр җырны, һәр биюне тамашачы яратып кабул итте, тын да алмый күзәтте. Авторга кызларның «Башмагым» спектакленнән өзек күрсәткәндә, “Кайсы ирне сөясең?” дигән сорауга җавап бирүләре дә ошамаган. “Аларга сорау бирделәр: «Нинди ирне сөясең?». Ирне, ә егетне түгел!.. Хатын-кызны, гадәттә, без кияүгә чыккан ханым дип беләбез. Килешмәүчеләр, бигайбә! Ир исә — өйләнгән кеше. Бәйгенең исеме — «Татар кызы». Оештыручылар әйтүенчә, кияүдә булмаган, ягъни шәригать һәм әхлак кагыйдәләре буенча саф кыз ИР сөя. Ирнең тәрҗемәсе «муж, мужчина, супруг». Татар кызы өйләнгән иргә гашыйк булып йөрергә тиеш микән?!.. Минем өчен бу сорау кызык тоелды”, — дип яза Алинә Айдарова үзенең әлеге мәкаләсендә.
Тырнак астыннан кер эзләү инде бу, җәмәгать. Авторның әлеге фикере белән дә килешеп бетеп булмый. Ни дисәң дә, кызлар бит үз җавапларын яңгыратмады. Алар классик әсәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Һәм аларның бу чыгышларында сөйләм телләре дә, сәхнәдә үз-үзләрен тотышы да ачык чагылды. Оештыручылар да, әлеге номерны әзерләгәндә, яшь татар кызлары ИР сөйсен дип түгел, ә шуны күз алдында тотып тырышканнардыр. Күрәсең, әлеге язма башында әйтеп үтелгәнчә, авторга яхшы урын эләкмәү аның кәефен бераз кырган, ахры….
Таҗ һәм машина – Үзбәкстанга!!!
Ике сәгатькә сузылган бәйрәм тамашасы бер тында узды да китте. Жюри әгъзалары нәтиҗәсен бөтен зал түземсезләнеп көтте. Кайсысы икән? Кызларның һәрберсе бу югары җиңүгә, бу исемгә лаек бит! Безгә, гади тамашачыга, финалны карап, каядыр тәнкыйтьләп, каядыр мактап утыру гына рәхәт. Ә бу конкурста катнашу, финалга узу, үз республикаңның, илеңнең данын яклау күпме көч, сабырлык, матди чыгымнар сорый! Ә иң мөһиме: финалга узган һәр кызның артында – аның гаиләсе тора. Гаиләдә кечкенәдән милли тәрбия алып, туган телен өйрәнеп үсмәгән кыз берничек тә мондый зур конкурста катнаша алмас иде. Үз чыгышында Вәсил Шәйхразыев та, әлеге проектның авторы Лена Колесникова да бу кызларның әти-әниләренә зур рәхмәтләрен җиткерде. Бары тик шуннан соң гына Милли шура рәисе җиңүче исеме язып салынган конвертны ачты….
“Лилия Камилова! Үзбәкстан!” Бу вакыттагы хис-тойгыларны әйтеп бетерерлек кенә түгел. Зал көчле алкышларга күмелде. Лилия рәхмәт әйткәндә, күз яшьләрен дә, дулкынлануын да яшермәде. Ул Златоуст осталары тарафыннан ясалган таҗ һәм “Lada Granta” автомобиле белән бүләкләнде. Кагыйдә буенча, киләсе елда конкурс финалы быел җиңү яулаган кызның туган ягында уздырылырга тиеш. Димәк, тагын бер елдан Үзбәкстанда очрашырбыз!
Эльвира Хуҗина