tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте озын яллардан соң эшкә керешә
Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте озын яллардан соң эшкә керешә

Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте озын яллардан соң эшкә керешә

Календарьдә көзнең икенче ае – октябрь. Димәк, Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте озын яллардан соң җиң сызганып эшкә керешә.

Кичә, 2 октябрьдә, Сургутның татар үзәгендә Совет утырышы узды. Утырышта еллык планга үзгәрешләр кертеләчәге билгеле булды. Шулай ук, Татар Якшәмбе мәктәбенә йөрүче, татар телен өйрәнергә теләүче балалар саны артуы, 6 октябрь көнне мәктәп балаларын каршы алырга эзерме кебек сораулар каралды. Өлкәннәр көнен кабаттан билгеләп үтү ниятеннән, алар өчен махсус татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылачак кичә, 20 октябрь көненә билгеләнде.

2019 ел – Сургут татарлары өчен аеруча истәлекле ел. Агымдагы елның 1 декабрь көнне татар милли-мәдәни мохтарияте үзенең 20 еллыгын, “Сандугач” җыр-бию ансамбле 35 еллыгын билгеләп үтә. Билгеле, бу тарихи чаралар бик зур җаваплылык сорый. Бирегә Казан, ХМАО-Югра төбәгеннән, шулай ук, Сургут шәһәре хакимиятеннән бик күп кунаклар, күренекле шәхесләр, татар артистлары да чакырылачак. Һәр атнада “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте үз эшен дәвам итәчәк.

Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешен дәвам итү эше дә, “Татарча диктант-2019” акциясе дә, II Халыкара “Җәлил укулары” һәм башка төрле чараларда активлык күрсәтергә тиешлегебез ассызыкланды. “Татар яшьләре берлеге” эшчәнлеге каралды.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*