tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Кытайда узган матурлык конкурсында җиңү яулады
Алинә Кытайда узган матурлык конкурсында җиңү яулады

Алинә Кытайда узган матурлык конкурсында җиңү яулады

Алинә Девятых Удмуртиядән. Можга шәһәрендә яшәүче танылган татар эшмәкәрләре Гөлфия һәм Илгизәр Хәсәновларның оныгы. Озын чәчле кыз Кытайда узган «Мiss Tourism Global City 2019» Халыкара конкурсында җиңүгә ирешә. Финал 14 нче сентябрьдә узган. Анда Дөньяның төрле илләреннән 48 кыз катнашкан.

“Мин 48 катнашучы арасында җиңүче. Мин бик бәхетле. Конкурс барышында булышкан һәм җиңеп чыгарга ярдәм иткән барлык дусларыма, якыннарыма рәхмәт,”- дип яза Алинә үз инстаграм битендә. Ул Казанда белем ала.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*