tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Малмыжда “Уңыш бәйрәме” узды
Малмыжда “Уңыш бәйрәме” узды

Малмыжда “Уңыш бәйрәме” узды

Табигатьнең мул җимешле мизгеле, уңыш җыяр чак. Хуҗабикәләр өчен август,
сентябрь айлары иң кызу эш чоры. Һәркем үзе үстергән бакча
нигъмәтләреннән кышка төрле кайнатмалар, салатлар, икралар әзерләү,
помидор, кыяр тозлау белән мәшгуль.

Узган атнада Киров өлкәсенең Малмыж шәһәренең халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хуҗабикәләр өчен “Уңыш бәйрәме” уздырылды. Бәйрәмне оештыручылар: әлеге үзәктән кала, Малмыж районы Ветераннар Советы һәм “Россия бакчачылар
Союзы” ның Киров өлкәсендәге бүлеге.

Бәйрәмне халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең бүлек начальнигы Э. М.
Әсхәдуллина һәм ветераннар советы рәисе Р.Н.Мөхәммәтшина котлау сүзләре
белән ачып җибәргәннән соң Дәүләт Советы депутаты, “Россиянең
бакчачылар Союзы” рәисе О.Д.Валенчукның ярдәмчесе В.Ф.Кондаковка сүз
бирелде. Владимир Филиппович иң элек үзләре үстергән уңыш белән бәйрәмдә
катнашучы ханымнарга рәхмәт белдереп, О.Д.Валенчуктан сәламнәр белән
котлау сүзләрен җиткерде.

– Борынгы заманнардан ук җир безнең иң зур байлыгыбыз булып тора, ә
җирнең байлыгы – аны эшкәртеп, уңыш устерүче кешеләр, – дип, азсызыклый
Олег Дорианович, – Шуңа да, бакчачылар Союзы туган җирендә тырыш хезмәт
итүчеләрнең хокукларын яклап тора. Бүген бакчачылар үзләре үстергән
файдалы һәм тәмле азык белән үз гаиләләрен дә тукландыралар, илкүләм
сыйфатлы азык җитештерүне дә гарантиялиләр.

В.Ф.Кондаков ноябрь аеннан бакчачылар мәктәбен башлап җибәрәчәкбез, дип
тә игълан итте. Аны тәҗрибәле агрономнар алып барачаклар. Бакчачылар
мәктәбендә ветераннарга һәм инвалидларга орлыклар да бүләк итәчәкләр.
Киләсе язда Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее. Шушы уңайдан “Җиңү бакчалары”
акциясе барачак. Россия бакчачылар Союзы бүләк иткән үсентеләр белән
шәһәрдә генә түгел авылларда да “Җиңү бакчалары”на нигез салу максаты
белән.

Соңыннан бәйрәмнең иң тәмле өлеше башланды. “П” хәрефе белән тезелгән
өстәлләр баллы ризыклар, тозлаган, консервалаган салатлар, гөмбәләр,
кайнатмалар, җиләк-җимеш, яшелчә белән тулы иде. Аларның һәркайсының
исеме язылып, хуҗасының номеры да куелган. Барысын да тәмләп карап, һәр
номинация буенча житонга күңелеңә иң хуш килгән ризык номерын язып матур
әрҗәләргә төшерәсе.

Инде барысы да сыйланып туклангач, жюри әгъзалары әржәләрне ачып,
иң-иңнәрне ачыкларга кереште. “Иң аппетитлы тозланган яшелчә”
номинациясендә иң күп билгене “Кишер икрасы” белән В.М.Волкова җыйды.
Икенче урынга бу номинациядә Р.Н.Сәйфетдинова чыкты. Ул маринадлаган
нарат гөмбәләре дә телеңне йотарлык иде. Римма Нәкыйпь кызы бәйрәмдә иң
актив катнашучы булды. Ул чын бакчачы, уңган хуҗабикә. Үзе үстергән дүрт
төрле винограды белән “Иң яхшы җиләкче” номинациясендә беренче урынга
лаек булды. “Иң яхшы чәчәк үстерүче” номинациясендә дә “Көзге вернисаж”
дип исемләнгән аның кәрзиндәге букетына башка тиңнәре юк иде. “Иң татлы
азык” номинациясендә абрикос кайнатмасы белән дә призлы урынны алды.
Римма ханым “Уңыш бәйрәме”ндә ел саен актив катнаша. Быел да иң күп
диплом иясе ул булды.

Бәйрәмдә тагын шәрабләр номинациясе дә бар иде. Монда чиядән, алмадан
ясаганнарын алып килгәннәр. Шамова, Рупасова, Курбатова фамилияле апалар
осталар дип танылдылар. Безнең милләт апайлары монда катнашмады. Ә
“Тамашачы симпатияләре” призына розалар букеты белән Г.А.Кряжева лаек
булды.

Жюри үз эшен башкарган арада бәйрәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге
әзерләгән концерт, конкурслар белән дәвам итте. Номинацияләрдә җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм Россия бакчачылары Союзы исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Ә башка катнашучылар Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*