tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Хәсән базары мәйданында «Татар ишегалды» ачыла
Санкт-Петербургта Хәсән базары мәйданында «Татар ишегалды» ачыла

Санкт-Петербургта Хәсән базары мәйданында «Татар ишегалды» ачыла

19 октябрьдә Санкт-Петербург шәһәренең Хәсән базары территориясендә «Татар ишегалды» павильоны ачылачак. Анда Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасының Азнакай районы башлыгы ярдәмчесе Булат Шәфыйгуллин белән шул хакта сөйләште.

Очрашуда яклар икътисади характердагы мәсьәләләр, шулай ук Санкт-Петербург шәһәренең Хәсән базары территориясендә Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сату мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Булат Шәфыйгуллин әлеге продуктның коммерция эшчәнлеген үстерү планы һәм төп моментлары белән уртаклашты, товар белән тәэмин итүчеләр турында сөйләде һәм кайбер төр ашамлыкларны күрсәтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*