tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Табигатькә җан өрә белүче каләм иясе
Табигатькә җан өрә белүче каләм иясе

Табигатькә җан өрә белүче каләм иясе

Быел шагыйрь, язучы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Бәшәргә 70 яшь тула. Чын балалар әдибенең юбилей чаралары нәкъ менә нәни укучылар белән аралашудан башланып китүе бер дә гаҗәп түгелдер.

Октябрьнең беренче көнендә Чаллының үзәк китапханәсе оештырган “Мин бит татар егете!” дип аталган очрашуга шәһәрнең 10 нчы һәм 20 нче санлы мәктәпләреннән татар балалары килгән иде.

Кичә Рәшит Бәшәрнең шигырьләре белән ачылды. “Кояшлы көн”, “Әйлән-бәйлән”, “Бәхет”, “Таган”, “Кызык булыр иде”, “Джунглида”, “Мин бит татар егете” кебек шигырьләрне сәнгатьле итеп укучылар сөйләде. Шагыйрь дә җавапсыз калмады, һәр балага, үзенең кояшлы елмаюына төреп, татлы бүләген тапшырды.

Роза Хәмидуллина әзерләгән очрашу барышында балалар Рәшит абыйларының тормыш юлы, иҗаты белән дә таныштылар, сораулар бирделәр һәм ихлас җаваплар, төпле киңәшләр ишеттеләр.

Рәшит Бәшәрне белмәгән, аның тәүге сүзләреннән үк нәни күңелләрне әсир итүче әсәрләрен укымаган, тыңламаган бала юктыр. Чөнки Саҗидә Сөләйманова әйткәнчә: “табигатькә җан өрә белә торган” әдипнең шигырьләре, хикәяләре, повестьлары дәреслекләрдә урын алган, күп еллар дәвамында нәшриятларыбыз чыгарган китапларда дөнья күргән.

Әле яңа гына Татарстан китап нәшриятында китапның чираттагысы – “Качышлы уйный тургай” дип аталганы чыкты. Нәшрият мөхәррире язганча: “Бу китапта сихри төсләр балкышы, тылсымлы авазлар яңгырашы, сурәтле хәрәкәт – һәммәсе дә бар”.

Г. Абдуллина
sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*