Кемерово шәһәрендә ХXIII Федераль Сабан туе һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туе башланып китте.
Биредә Татарстан Республикасының Лениногорск районы осталары ясаган татар хуҗалыгы утары эшли. Анда татар халкының яшәешен, гореф-гадәтләрен, милли ашларын, Татарстанда, Лениногорск районында ясала торган кул эшләнмәләре тәкъдим ителгән.
Бәйрәмгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев килде. Алар Татарстан Республикасы утары белән таныштылар.
Тиздән бәйрәмнең ачылу тантанасы, милли уеннар башланып китәчәк.