tatruen
Баш бит / Яңалыклар / НУР фестивален оештыручылар Казан Кремлендә медиарт уикенды үткәрә
НУР фестивален оештыручылар Казан Кремлендә медиарт уикенды үткәрә

НУР фестивален оештыручылар Казан Кремлендә медиарт уикенды үткәрә

1-2 июльдә шау-шу кузгаткан НУР фестивален оештыручылар Казанда медиарт уикенды үткәрә. Чараның программасы ИТМО университетының «Сәнгать һәм фән» магистратурасы укытучылары һәм студентлары оештырган дүрт бушлай вакыйганы үз эченә ала.

Кремль территориясендә өч чара узачак: импровизацияләнгән лекторийда балаларны электр тогы ярдәмендә әйберләрне тавышландырырга өйрәтәчәкләр, биредә үк мәгълүмати сәнгать турында лекция була. Шулай ук Казан Кремлендәге Консистор манарасында аудиовизуаль перформанс урнаштырылачак. Биредә оештыручылар генератив графика, нейрочелтәр синтезы һәм 3D-мэппинг кулланылган перформанслар сериясе тәкъдим итәчәк. Бирегә килүчеләр «контент»ны мөстәкыйль рәвештә булдыра ала.

Искәртеп үтәбез, Казанда халыкара медиасәнгать фестивале 2021 елның сентябрендә һәм 2022 елда узды. Быел НУР фестивале Казанда янә сентябрь аенда оештырылачак.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*