tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәидә Мөхәммәтҗанова иҗат студиясе ачылу кичәсен остазы Венера Гәрәевага багышлаган
Сәидә Мөхәммәтҗанова иҗат студиясе ачылу кичәсен остазы Венера Гәрәевага багышлаган

Сәидә Мөхәммәтҗанова иҗат студиясе ачылу кичәсен остазы Венера Гәрәевага багышлаган

«Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Казанда үзенең иҗат студиясен ачкан. Шул уңайдан оештырылган иҗат кичәсен ул остазы, укытучысы Венера Гәрәева истәлегенә багышлаган.

«Венера Хәсәновна – Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры һәм минем остазым. Нәкъ 25 июньдә Венера апаның туган көне булырга тиеш иде, студиямнең шушы көндә ачылуы бик тә туры килде. Иҗат кичәсендә татар халык җырларыннан торган альбомның презентациясе дә булды, ул альбомны без композитор, аранжировкалар ясаучы, музыкант Искәндәр Мостафин тырышлыгы белән чыгардык», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Венера Гәрәеваның васыяте буенча альбомдагы җырларны ул классик жанрда башкарган. «Эстрада стилендә түгел, ә нәкъ халыкчан яңгырашта җырларга тырыштым. Альбомда 10 җыр тупланды һәм без шушы җырларга клиплар да төшерергә өлгердек, тиздән клипларны «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында күреп булачак», – диде җырчы.

Сәидә Мөхәммәтҗанова укытучысы Венера Гәрәева белән 2013 елда танышкан.

«Безне «Су буйлап» җыры таныштырды. Дуслыгыбыз Венера Хәсәновна вафат булганчыга кадәр дәвам итте. Ул миңа халыкчан җырлау буенча дәресләр бирде. Шуны да әйтәсем килә: Венера апа дәресләре өчен бервакытта да акча алмады. Ни өчен, дип сорагач: «Сәидә, әгәр дә сине укытып, милләткә файда китерә алсам, миңа шул җитә», дип җавап биргән иде . Иҗат кичәмне Венера Хәсәновна хакына бушлай үткәрдек: азан әйтү белән башладык, рухына дога кылдык», – диде ул.

Сәидә Мөхәммәтҗанованың иҗат кичәсендә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Ринат ВәлиевИлүсә Хуҗина һәм баянчы, музыкант Ильяс Фәрхуллин чыгыш ясады.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*