Татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән Тинчурин театры сентябрьдән декабрьгәчә Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә, Россия башкаласы Мәскәүдә спектакльләр күрсәтәчәк.
21 сентябрь – Яшел Үзәндә, 22 сентябрь – Әлкидә, 27 сентябрь – Мамадышта, 28 сентябрь – Арчада, 29 сентябрь – Васильево бистәсендә, 4 октябрьдә – Югары Осланда Пушкин картасы белән “Беренче театр” комедиясе куела. Ә 20 октябрьдә Балык Бистәсенә “Гомер буе сине көтәм” спектаклен алып бару планлаштырыла.
Тинчурин театры артистлары 6 октябрь – Баулы шәһәрендә, 7 октябрь – Азнакай шәһәрендә, 9 ноябрь – Кайбычта, 10 ноябрь – Балтачта, 1 декабрьдә Кукмарада “Кияү урлау” комедиясен күрсәтеләчәк.
Шулай ук 11-12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллы, 13 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә “Кияу урлау”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче театр” комедияләрен тәкъдим итә.
Болардан тыш Тинчурин театры 26-27 октябрьдә Мәскәүдә чыгыш ясый. Мәскәүләр “Кияү урлау” һәм “Мәдинә” спектакльләрен карый алачак.