tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зубово авылында мәчет ачылуга багышланган тантаналы чара узды
Зубово авылында мәчет ачылуга багышланган тантаналы чара узды

Зубово авылында мәчет ачылуга багышланган тантаналы чара узды

Бүген Уфа районы Зубово авылында яңа мәчетне ачу тантанасы булды.

Милләттәшләрне әлеге истәлекле көн белән котлау өчен тантаналы чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Россиянең югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразыев бирегә җыелган барлык  кешеләрне мәчет ачылу белән котлады һәм бу барлык мөселманнар өчен дә шатлыклы вакыйга икәнен ассызыклап үтте.

Тантананың рәсми өлеше тәмамлангач, барлык кунаклар да мәчеткә кереп, тәүге намазны укыдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*