tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрим Тинчурин театры юбилей гастрольләре оештыра
Кәрим Тинчурин театры юбилей гастрольләре оештыра

Кәрим Тинчурин театры юбилей гастрольләре оештыра

Татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург Кәрим Тинчуринның 135 еллыгы уңае белән Тинчурин театры сентябрьдән декабрьгәчә Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә, Россия башкаласы Мәскәүдә спектакльләр күрсәтәчәк.

21 сентябрь – Яшел Үзәндә, 22 сентябрь – Әлкидә, 27 сентябрь – Мамадышта, 28 сентябрь – Арчада, 29 сентябрь – Васильево бистәсендә, 4 октябрьдә – Югары Осланда Пушкин картасы белән “Беренче театр” комедиясе куела. Ә 20 октябрьдә Балык Бистәсенә “Гомер буе сине көтәм” спектаклен алып бару планлаштырыла.

Тинчурин театры артистлары  6 октябрь – Баулы шәһәрендә, 7 октябрь – Азнакай шәһәрендә, 9 ноябрь – Кайбычта, 10 ноябрь –  Балтачта, 1 декабрьдә Кукмарада  “Кияү урлау” комедиясен күрсәтеләчәк.

Шулай ук 11-12 октябрь көннәрендә Тинчурин театры Чаллы, 13 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә “Кияу урлау”, “Мәхәббәт баскычы”, “Беренче театр”  комедияләрен тәкъдим итә.

Болардан тыш Тинчурин театры 26-27 октябрьдә Мәскәүдә чыгыш ясый. Мәскәүләр “Кияү урлау” һәм “Мәдинә” спектакльләрен карый алачак.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*