Борынгы төрки бабаларыбызның эзләре җир йөзендә шактый яхшы сакланган. Бу, беренче чиратта, елга-күлләрнең, тау-үзәнлекләрнең атамаларында калку чагыла. Авыл-шәһәр атамаларында да яхшы күренә. Дөрес, ниндидер сәбәпләр белән соңгы вакытларда кайберләренең атамаларын алыштыра башладылар. Әйтик, илебезнең көньягында төрки-татар чыгышлы икәне кычкырып торган Акташ дигән шәһәр бар иде. Хәзер ул Белокаменск дип йөртелә.

АҢГЫРАДАН БАРЛЫККА КИЛГӘН АНГАРА

Байкалга сәяхәтебез Иркутск янәшәсендәге Листвянка бистәсеннән башланды. Бик четерекле, бормалы-бормалы юл булды бу. Кыскасы, күл янына исән-имин килеп җитеп, Иркутск лимнология музее янында тукталдык. Лимнос латинчадан күл дигәнне аңлата. Яр буендагы Иркутск лимнология музее Россия Фәннәр академиясендәге Себер бүлегенең Иркутск фәнни үзәгенә карый. Өч катлы җыйнак кына бина. Беренче каты Байкал геологиясенә багышланган. Анда кызыклы күргәзмәләр, күл мәхлук-
лары тереклек итә торган аквариумнар бар. Икенче кат кеп-кечкенә җан ияләрен дә күзәтеп була торган микроскоплар белән җиһазландырылган. Монда нәни кыслаларны, суүсемнәрне күрергә мөмкин. Әлеге  микроскоп аша составында кыйммәтле ташлар булган, төрле төсләргә кереп ялтыраган күл комын да тамаша кылырга мөмкин. Өченче катта Байкал күленең бер үк төшләрен төрле-төрле елларда төшереп алган фотосурәтләр урнаштырылган.

Монда фәкать шушында гына күреп була торган Байкал нерпалары турында фильм  карарга мөмкин. Күл төбенә төшеп, әйләнә-тирә мохитне виртуаль тамаша кылу мөмкинлеге бирүче үзенчәлекле бүлмәдә дә булдык без. Су асты көймәсе макетында утырып, Байкалны төрле тирәнлектә тамаша кылгандай буласың. Күл төбендә тибеп ятучы кечкенә нефть чыганаклары да бар икән. Байкалда 2600 төрле су мәхлугы яшәп ята, аларның күбесе фәкать монда гына тереклек итә, диделәр.

Музейдан әллә ни ерак түгел генә «Черский ташы» дигән кызыклы урын бар. Байкал күле буендагы таулардагы тирә-якны тамаша кылу өчен ясалган мәйданчык дип аңларга кирәк моны. Анда менү өчен музей яныннан асфальт юл буйлап ике чакрым чамасы югары күтәрелергә кирәк. Биредә фуникулёрга утырып, тагын да биеккәрәк менәргә була. Әлеге мәйданчыктан Байкалдан гаять салкын сулы Ангара (Себернең башка елгаларыннан аермалы буларак, төньяктан көньякка түгел, көньяктан төнь-
якка акканы өчен бабайларыбыз аңа «Аңгыра» дип исем кушкан) елгасы агып       чыкканы, Черский ташы бик яхшы күренеп тора.

ООЛЬХОН – ИЗГЕ УРЫН

Икенче көнне Байкалның дәүләт тарафыннан сакланучы иң зур утравы Ольхонга юл тоттык. Байкал буе дәүләт паркына керүче 27 чакрымлы бу утрау үзенчәлекле табигате белән аерылып тора. Монда дала һәм куе урман, кыялар һәм калкулыклар белән очрашырга, гәрәбәдәй ком түшәлгән култыкларны күрергә мөмкин.

Ольхон әле дә җирле халык өчен изге урын санала. Һәртөрле тарих һәм археология һәйкәлләре, гыйбадәт кылу, йола үткәрү урыннары, ел әйләнәсе Кояш – искитәрлек җир бу! Утрауның һәр почмагы сер-риваятьләр белән өретелгән. Бигрәк тә камнар  яшәгән урыннар, мәҗүси аллалар яшәгән дип фараз ителгән төшләр аерылып тора. Ольхон Байкалның кырыс табигатен гасырлар буе саклап килгән бурят милләтенең, мәдәниятенең географик үзәге санала. Җирле халыкның гореф-гадәтләре күл, утрау тормышына тыгыз бәйләнгән. Риваятьләргә караганда, бирегә күктән камнарның иң дәрәҗәлесе Хан Хутэ-Баабай төшкән. Шаман кыясы янында, Хан рухы тереклек иткән төшкә бик күп корбан китерелгән.

Безгә иң якын тарих биредә 1938 елда Хужир бистәсенә нигез салгач кына башлана. Хәзерге вакытта утрауда даими рәвештә ике меңләп кеше яши. Утрау белән танышуны без нәкъ менә мәһабәт Шаман кыясын тамаша кылудан башладык. Борынгы заманнарда бирегә гыйбадәт кылу һәм үз изгеләренә атап корбан чалу өчен кешеләр агылган. Мәһабәт кыя башында,  Борхан борынында корбан ителгәннәрнең исәбен белгечләр әле дә тәгаенләп бетерә алмый.

Әлегәчә бу урын Азиядәге тугыз  изге җирнең берсе санала. Монда булып киткән мосафирлар үзләрендә кисәк рухи көч артуын, табигать белән сихри багланыш барлыкка килүен искәрә, диләр. Ике түбәсе булган кыя комташ һәм гранит кушылмасыннан тора. Кыяны куе җирән лишайник сырып алган. Төптә кыя аша үтеп йөри алырлык мәгарә бар. Ышануларга караганда, аннан кам  гына йөри алган. Анда кыяга төшерелгән сурәтләр, санскрит телендәге язулар табылган. Ни кызганыч, алар бүгенгәчә сакланмаган. Дөрес, суга якын төштә аждаһага охшаган сурәт бар. Борхан борыны – куәтле көч урыны. Биредә җирне казып, бурятларның гыйбадәт баганалары (сэргэ) утыртылган. Бу баганалар – тормыш агачы билгесе. Аңа чүпрәк кисәкләре бәйләп, җирле халык, туристлар ияләргә күңел түрендәге теләк-хыялларын җиткерә.

Хужир бистәсе тарихи һәйкәлләренең күплеге белән генә түгел, утраудагы пляж-комлыгы белән дә аерылып тора. Әлеге Сарай комлыгы бөтен Байкал буенда иң күркәме, иң чистасы санала. Сарай култыгындагы әлеге комлык Борхан борыныннан Харанцы бистәсенә кадәр сузылып, озынлыгы өч чакрымга җитә.

Харанцы борыны Ольхон утравының көнбатыш ярында, шуның уртасындарак урнашкан. Бу төштә бик күп археология ядкярләре табылган. Әйтик, борынның      көньяк-көнбатыш өлешендә XI–XV гасырларга караган зур гына каберлек бар. Археологик казынулар вакытында анда туз садак, тимер сөңге, пычак, ук башлары, чүлмәк ватыклары; яр җимерелгән төшләрдә тимер эретү миченең калдыклары килеп чыккан.

Ольхон һәрвакыт изге урын дип саналган. Бурятлар бүген дә монда күл, утрау, тау ияләре яши дип ышана. Ияләрнең иң зурысы, иң куәтлесе – күл иясе Борхан. Җирле халык, юлга чыкканда, ияләргә хәер-сәдака калдырып китә. Яр буенда берәр төрле тәгам яки берничә тәңкә акча калдырып, иянең күңелен күрергә тырышалар. Ниндидер мөһим эш-гамәл алдыннан, әйтик, бәби көткәндә яки машина сатып алыр алдыннан дога кылуларын сорап камга мөрәҗәгать итүләре дә шул җөмләдән. Мәҗүсилектән калган гадәт-ышанулар хәзер дә дәвам итә.

Хужирда без туган якны өйрәнү музеен карадык. Утрауда яшәп киткәннәрдән калган, төрле чорларга караган борынгы көнкүреш, мәдәният җисемнәре туп-
ланган анда. Биредә Чыңгыз хан сугышчыларының күкрәк билгеләрен күрергә, әлеге яугирләрнең Ольхонда булулары турында риваятьләр ишетергә мөмкин. Ольхон Байкал бурятлары өчен (камга ышанучыларга да, ламачыларга да) хәзер дә гыйбадәт кылу урыны санала. Изге мәгарә, Ижимей изге борыны, серле кам урманы шундыйлардан. Утрауның кыялы борыннарында әле дә монгол йортының дивар калдыклары табыла.

Утрауның тагын бер күренекле урыны – Хобой борыны (бурят телендә казык теш дигәнне аңлата). Утрауның  төньягындагы иң ерак урын бу. Багана рәвешендәге әлеге кыя, риваятьләргә караганда, камнар иң элек көч-гайрәт туплаган урын дип санала. Хобой борынында да күзәтү мәйданчыгы бар. Күл ягыннан караганда, борын өстендә калкып торган очлы кыяда хатын-кыз гәүдәсе чалымнары чагыла. Риваятьләр буенча бер хатын күкләрдән иренеке төсле үк сарай корып бирүләрен сораган. Тәңре, комсыз хатынга ачуы килеп, аны тораташ иткән. Җир йөзендә көнчелек, усаллык никадәр яшәсә, ул шуның кадәр тораташ булып басып торачак икән. Монда һәрвакыт каты җил исә. Без дә салкынча, көчле җилгә юлыктык.

Хобойдан биш чакрым читтә бөтен кыяларын кызыл мүк сарган Саган-Хушун борыны урнашкан. Әлеге борынның озынлыгы бер чакрым чамасы. Янәшәдәге  Языклылар тавында бер-бер гаеп кылган кешеләрне, хыянәтче ирләрне, хыянәтче хатыннарны җәзага тартканнар. Сөйләүләренә караганда, тәүбә итәргә, гөнаһын юарга теләгәннәр тау итәгеннән таш алып менеп, аны түбәдә калдырып төшәргә тиеш булган. Таш белән бергә шунда языгың да кала икән. Языклылар тавыннан Байкал күленә бик матур манзара ачыла.

Ольхон утравында изге урыннар күп. Әлеге урыннарны барис дип атыйлар. Җирле халык яраткан ял итү урыннарына барганда очрый торган барча барисны белә, нинди дә булса хәер калдырып, теләген теләп китә. Дөрес, хәзер хәер-сәдака, теләкләр генә бераз үзгәргән. Без инде биредәге ияләрдән иң әүвәл кояшлы көннәр теләдек.

МАЯК УРЫНЫНА – КИЛЕ

Огой утравына да барып килдек (бурят теленнән тәрҗемә иткәндә, сусыз дигәнне аңлата икән бу сүз). Зурлыгы буенча Ольхон утравыннан кала икенче урында тора әлеге утрау.

Элек аның түбәсендә маяк куелган булган. Анда 2005 елда ак будда килесе урнаштырылган. Аны Яктырып китүче киле дип атыйлар. Хәзер ул утрауның бер яңа билгесенә әйләнгән. Мондый килеләр  дөньядагы барча тискәре нәрсәләрне, әшәкелек, усаллыкларны эретү, әлеге җирлеккә иминлек китерү, шуны аңлап килгән кешеләргә ярдәм итү өчен корып куела, диләр. Нигездә, бу – камнар тавы. Җирле халыкның әйтүенә караганда, киле тирәли өч тапкыр яланаяк әйләнеп чыгарга, өч теләк теләргә кирәк; тормышка ашсын өчен, аларның өчесе дә изге ният белән әйтелергә тиеш. Ә без бу якларның борынгы бабаларыбыз яшәгән урыннар булуына тагын бер тапкыр инанып кайттык.

БАЙКАЛ – БАЙ КҮЛ

Байкал сүзенең «бай күл»не аңлатканлыгы туган телен әйбәт белгән төрки халык балаларына ерактан кычкырып тора. Байкал – җир йөзендәге төче сулы иң тирән күл. Анда дөньядагы төче су запасларының 20 процентка якыны саклана дип исәпләгәннәр.Күп халыклар тарафыннан изге дип хөрмәт ителүче, еш кына җир тетрәвенә дучар булучы, гаять үзенчәлекле сулык бу. Аны Себернең зәңгәр күзе, Җир шарының коесы, изге диңгез, Россия җәүһәре дип тә йөртәләр. Төрки халыклар үзләренчә билгеләмә бирсә, бурятлар күлнең атамасын үз телләренә якынайтып, «бай гал» дип дә аңлата икән. «Ут, тукта» дигән гыйбарә (халык этимологиясе) була икән бу бурят телендә. Риваятьләргә караганда, борынгы заманнарда бу тирәдә бик нык җир тетрәгән. Нәтиҗәдә бу төштә гаять зур ярык хасил булып, астан ут өермәсе күтәрелгән. Ут юлында очраган барча нәрсәне ялмап бара икән.

Халык елашып, «Бай гал!» дип җир, су ияләренә табынган, күкләрдән ярдәм көткән. Берзаман, ут сүнеп, әлеге урында биниһая зур күл барлыкка килгән… Әле хәзер дә галимнәр арасында бәхәс бара: берәүләр – җир астында әкрен генә барган котылгысыз үзгәрешләр, икенчеләр, зур фаҗига – җир кабыгы убылу нәтиҗәсе бу, дип исәпли. Күрәзәчеләрнең күл төбендә, күл эчендәге Ольхон утравында, яр буйларында «көч үзәкләре» бар дип гөманлавы да күпләргә мәгълүм. Байкал тирәсендәге таулар – галәмнән егәр-көч алучы үзенчәлекле антенна ул, дигән фараз да бар. Һәрхәлдә, аның чиста, үтә күренмәле, кислородка бай саф суы – күп авыруларга шифа, диләр. Байкал – искитмәле урын ул. Анда барып борынгылыкны үз күзләрең белән күргәннән соң, XIX гасырның беренче чирегендә галимнәр раслаган фикер белән килешми мөмкин түгел. Биредә кешеләр бик күп еллар элек үк  тереклек иткән. Шуңа күрә хәзер, Африка түгел, Себернең Байкал буйлары кешелек дөньясы әүвәл яралган урын санала.

Аделина Шәрипова

magarif-uku.ru