tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә кичә булды
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә кичә булды

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә кичә булды

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүнең «Измайлово» концерт залы сәхнәсендә тамаша куйды. Чыгыш Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган иде.

Артистлар истә калырдай хореографик элементлар һәм милли костюмнар күрсәтте. Тамашада борынгы Болгар сугышчыларыныкыннан алып татарларның бүгенге көндәге бәйрәмчә киемнәренә кадәр бар иде. Җырлау, хореография һәм көнкүреш музыкаль тамашалары аша алар татар тарихын һәм мәдәниятен күп төрле яктан күрсәтергә тырышты.

Вокаль номерлар төрле жанрдагы татар биюләрен тулыландырды, аккордеон һәм тальянкада да уйнадылар.

Тамашачылар алдында Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Айдар Мөхәммәтгалиев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Чулпан Сәлимуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рамил Хәкимов, Алмаз Сафин, Руслан Мөхәммәтҗанов, Гөлназ Мостафина, Рима Әгъзамова һәм башкалар чыгыш ясады.

«Еллар уза, ансамбль составы үзгәрә, тамашачылар буыны да үзгәрә, әмма бер нәрсә – безнең коллективның гореф-гадәтләргә һәм халкыбыз мирасына булган мәхәббәте үзгәрешсез», – дип билгеләп үтте коллективта катнашучыларның берсе.

Юбилей концертына Татарстан традицияләре белән кызыксынган мәскәүлеләр, башкала татарлары, мәдәният эшлеклеләре катнашты. Чарада язучы, әдәбият белгече, «Татарский мир» газетасы мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев бар иде.

«Безнең тамашачыларыбыз, сез булганга күрә, без яшибез», – дип билгеләп үтте ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

  • Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1937 елда хор капелласы буларак оештырыла, 1938 елдан – Җыр, бию һәм музыка ансамбле. 1957 елда ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дип үзгәртелә һәм бары тик 1992 елда гына үзенең хәзерге исемен ала. Бөек Ватан сугышы вакытында ансамбль труппасы концерт бригадаларына бүленгән һәм фронтта һәм фронталды зонасы сугышчылары, тыл хезмәтчәннәре өчен йөзләгән тамаша күрсәткән. Ансамбль күп кенә бөтенроссия премияләре, Франциядә 43 нче интернациональ фестиваль һәм башка дәрәҗәле вакыйгалар лауреаты булып тора.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*