tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иманыңны, рухыңны ныгыту кирәк
Иманыңны, рухыңны ныгыту кирәк

Иманыңны, рухыңны ныгыту кирәк

Бу көннәрдә Самараның Рощинский хәрби полигонында Татарстан Республикасыннан, Самара һәм Ульяновск өл­кәләреннән Махсус хәрби опе­рациягә мобилизацияләнгән хәр­биләр әзерлек уза. Нигездә, алар­ның күбесе армиядә хез­мәт иткән яисә хәрби конфликтлар зоналарында тәҗрибә туп­лаганнар инде. Араларында ислам динен тотучылар да шактый күп.

Украинада махсус хәрби операция башлангач, оборона министрлыгы традицион дини конфессияләр вәкилләренә хәр­биләр арасында дини-агар­ту эшләре оештыру буенча карар кабул иткән иде. Бу очрак­лы хәл түгел, әлбәттә, иман сол­датларның рухын ныгыта, гөнаһлардан чистарынуга ярдәм итә. Хәтта һәлак булу кур­кынычы янаган чакта да хәр­би бурычны аңлы рәвештә үтәү­не мотивацияли.

Самара өлкәсе Диния нә­зарәте хәрби хезмәткәрләр бе­лән эшләү буенча җаваплы итеп Тарихи мәчет имамы Әү­һәдетдин хәзрәт Канюкаевны бил­гелде. Ул, Рощинский хәрби полигонының хәрбиләрне җыю пунктында булып, хезмәткә чакырылучылар белән очрашты, сорауларына җавап кайтарды һәм үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

– Ватанны саклау — һәр мө­селман кешесенең изге бурычы. Сез хәрби бурычыгызны намус белән үтәрсез, дип ышанам, батырлык, ныклык һәм сабырлык телим. Солдат исән-имин булып, әти-әниләре, гаиләләре янына әйләнеп кайтсын өчен дога кылып торырбыз. Аллаһы Тәгалә исән-имин кайтып, балаларыгызны, әти-әниләрегезне, туганнарыгызны күрергә мөмкинлек бирсен иде, — дип фатихаларын бирде Әүһәдетдин хәзрәт.

Ульян өлкәсе, Чардаклы районыннан мобилизацияләнгән Наил Сантигаров Рощинскийга 28 сентябрьдә килеп эләккән.

– Бер ай чамасы без монда әзерлек узабыз. Моңа кадәр мин армиядә хезмәт иткән идем инде, күнекмәләрне яңадан ис­кә төшерергә туры килде. Тиз­дән махсус хәрби операция зонасына җибәрергә тиешләр. Без бөтен кирәк-яраклар бе­лән тәэмин ителгән. Кайда эләгербез — әлегә билгесез, — ди Наил.

Димитровградлы Дамир Тимергалиев исә военкоматка үз теләге белән килгән.

– Күз алдыма Бөек Ватан су­гышы вакытында бабамнар кичергән авырлыклар килеп баса, — дип аңлата бу кара­рын. — Мин балаларымның һәм якыннарымның ул вакыттагы авырлыкларны кичерүләрен те­ләмим. Ике балам бар, күптән түгел кызым миңа онык та бүләк итте. Әлеге карарыма якыннарым каршы килмәде. Башкача булырга да мөмкин түгел: гаилә башлыгы әйткән икән, димәк, ул шулай булачак та. Әзерлек узучы иптәшләремә батырлык һәм сабырлык телим. Барысы да яхшы булачагына ышанам. Иң мөһиме — бурычыңны намус белән үтәүдән курыкмаска, — ди ул.

Әүһәдетдин хәзрәт хәр­биләргә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Очрашу күмәк дога кылу белән тәмамланды.

Данияр Сәйфиев
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*