Болгарның дала җиле бүген гасырлар аша исә. Тарихны һәм бүгенгене һичкемгә сиздермичә бергә-бергә үрә бирә… Ата-бабаларыбызның тавышын борыңгы мәчет манарасыннан ишеттерә кебек, ул да түгел, сәхнәдән көйләнгән илаһи моңнарны бүгенге бәйрәмгә килүченең һәрберсенә җиткерә дә, диварлардан йөгереп узып, Идел суларын өстеннән очып китә…
Бүген Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100- еллыгын бәйрәм итә халкыбыз. Болгар җире шау -гөр килеп торган халык белән тула: алар таң атканчы ук Болгарга таба юл алган. Тәүбә намазына ашыгучы кунаклар тар гына сукмаклардан мәчеткә таба агыла, әйтерсең лә, алар мең елдан соң да кире кайта.
Офыктан- офыкка ашыгучы болытлар я яңгыр, я боз яудыра. Көчле җил дә кул эшләнмәләре базарындагы аллы-гөлле яулыклар белән уйный…
-Мондагы кешеләрнең күңелен дин җылытыр!.. – дип ишетелә сәхнәдән.
Биредә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүне чагылдырган театраль тамаша аһәңле тавышлар, дәртле биюләр белән чал тарихыбызны бәян итә. Сәхнәне диккатьләп күзәткән арада кояш та чыга, җирне, җаннарны җылытып җибәрә, үләннәрдән дала исе килә…
-Бүгенге Татарстан Республикасы өчен генә түгел, Россия һәм бөтен дөнья мөселманнары өчен бик мөһим вакыйга, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул изге җирләрне өйрәнүгә һәм бу эшчәнлекне үстерүгә өлеш керткән Россиянең Баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә, Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка һәм “Яңарыш” фондына рәхмәтләр җиткерде.
Белгәнебезчә, 2014 елда Болгар тарихи-арехеологик комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Минтимер Шәймиев үз чыгышында Болгар җирлеген өйрәнүгә, фәнни эзләнүләргә өлеш керткән һәркемгә үз рәхмәт сүзләрен әйтте, бүгенге тарихи вакыйганы уртак эшнең горурланырлык нәтиҗәсе, дип атады.
Чарада Россия Федерациясе Президенты администрациясе эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин, Россия Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең Баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һ.б. шәрәфле кунаклар катнашты.
Тантаналы ачылышта җәмгыятьне рухи-әхлакый торгызу эшендә күренекле казанышлары, тарихи һәм рухи мирасны саклауга, халыклар һәм традицион конфессия вәкилләре арасында татулыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткән өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка “Әл-Хәмид” ордены тапшырылды. Бүләкләрне Россиянең Баш мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тапшырды. “Мөхәммәд пәгамбәр әйткән: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган, Аллаһка да рәхмәтле була алмас,” – диде ул.
Чарада мөхтәрәм кунаклар – дин әһелләре чыгыш ясады. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин бүгенге бәйрәмне илебезнең төрле төбәкләрендә 1100 еллыкка багышлап уздырыла торган чараларның кульминациясе, дип атады.
-Без сезнең белән олы тантаналарның шаһитләре, Татарстан эшчәнлеге башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә үрнәк булып тора, – диде Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык җитәкчеләргә, җыелган мөфтиләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм барлык кунакларны, тамашачыларны тарихи Җәмигъ мәчете хәрәбәләрендә өйлә намазы укырга чакырды.
-Иртән Тәүбә намазына ашыктык, өйлә намазын да бергәләшеп укыдык, – дип уртаклаша Актаныш районыннан килгән Әлфия әби, – нәкъ шундый мизгелләрдә иман көчен, Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген тоясың, – ди ул.
Бәйрәмгә 19-21 май көннәрендә Казанда узган Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены делегатлары – Россиянең 76 төбәге һәм 5 чит илдән 1100 кеше килде. Алар әлеге 3 көндә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул итүнең 1100-еллыгына багышланган бик күп чараларда катнаштылар: Казанның Җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу тантанасында булдылар, Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисади саммит кысаларында оештырылган Russia Halal Expo күргәзмәсен карадылар һ.б. Бүген алар исә “Изге Болгар җыены”ның кунаклары.
-Болгар җирлеге бик үзгәргән, дәүләт тарафыннан игътибар бирелә. Без тарихыбызны онытырга тиеш түгел, тарихыбызны белмәсәк, килләчәгебез юк, дигән сүз. Биредә Ислам дине гыйлем белән, укыту белән үстерелә, моңа Ислам Болгар академиясе зур өлеш кертә. Көз көне без дә анда барып 10 көн дәвамында белем алдык, – дип сөйли Пермь крае Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Заһит Казеханов.
-Мондый зур чарада дин кардәшләребез, татарлар күпләп катнашканга бик сөенәбез. Үзебезне чын татарлар итеп хис итеп кайтабыз, үз яшәгән җирлекләрбездә татарча сөйләшәсе килә. Динебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез булуына сөенәбез, оештыруыларга бик рәхмәтле, -диде Барда районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров.
Чыннан да, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, “Изге Болгар җыены” дин эшлеклеләре өчен тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу мәйданы булып тора.
– Шәһәребездә вәгазьләрне татар телендә дә укыйбыз, үзем укыйм… 1995-1997 елларда Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган идем. Шуннан бирле үз җирлегемә кайтып, Иркутск шәһәренең Җәмигь мәчетендә Җомга намазларында, Гает намазларында татар телендә вәгазьләр әйтәм. Бик күп булмаса да, мәчеткә милләттәшләребез килә, яшьләр дә бар. Мәчет каршында татар теле курслары эшләп килә, укучылар җыелгач, дәресләр бирәбез, – дип сөйли дип сөйли Иркутск Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, мөфти Фәрит хәзрәт Мингалиев. – Дин әһелләре форумында ел саен катнашабыз, быел бәйрәм рухы аеруча сизелә. Үзгәрешләр бик күп, шәһәр дә елдан-ел матурлана.
Бәйрәм чаралары көрәш буенча дөнья Кубогына ярышлар, “Илаһи моң” рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсы лауреатлары чыгышлары һәм концерт программасы белән дәвам итте.
Аш, учак исе аңкып торды, кечкенә генә чатырларда сәүдә барды, рәсми очрашулар дәвам итте, әби-бабайлар намаз вакытлары белән дога кылдылар, балаларның чыр-чуы тынмады, алмашынучан һава торышына карамастан, Болгар җирлегендә халык йөрде, бәйрәм гөрләде, тормыш кайнады.
Ләйсән Хәерова