tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган ансамбль Самара җирендә
Танылган ансамбль  Самара җирендә

Танылган ансамбль Самара җирендә

Идел буе Болгар дәүләтен­дә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Болгар эзләреннән» концерт программасы белән гастрольләргә чыгып китте.

13 майда – Әстерханның «Аркадия» мәдәният сараенда, 16 майда – Волгоградның Офицерлар йортында гөрләп үткән гастрольләрдән соң, 72 кешелек ансамбль Самарага да килеп җитте.

Самарада татар концертларын оештыручы Флорида Локманова, ике ел чамасы котырган коронавирустан соң халык концертка килмәс инде, дип шикләнгән иде. Аллаһыга шөкер, «Металлург» сарае шыгрым ту­лы иде. Ике сәгать дәвамында татар мә­дә­ниятенең шедеврларын тәшкил иткән тирән эчтәлекле номерларга сокланып утырдык. Беренче өлештә оркестр һәм хор татар халык җырларына мө­рә­җәгать итте, ялкынлы татар биюләре программаны бизәде.

Концертның икенче бүле­гендә «Туй» музыкаль-хо­ре­ографик спектакле күр­сә­телде. Ул Казан һәм Себер та­тар­ларының XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башына караган  фольклор-этнографик до­ку­ментларга нигезләнеп эш­ләнгән. Тамашачылар борынгы татар туйларының гореф-га­дәтләре, җыр-биюләре, уен­нары, бай киемнәре, бир­нә­ләре һәм бүләкләре белән та­ныштылар. Бу спектакльне сәхнәгә кую өчен архивларда сакланган документларны кү­тәрергә, халык те­лендә сакланып килгән туй җырларын эзләп табарга туры килгән.

Быел 85нче юбилеен бил­геләп үтәргә әзерләнүче Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан хөкүмәте карары белән, 1937 елда Татар дәүләт филармониясе каршында оештырыла. Шушы гомер эчендә ансамбль татар халкының милли мәдәниятен, сәнгать хәзинәләрен иҗади үз­ләштереп, заманчалатып, во­каль-хореографик сәхнә әсәр­ләрен тамашачыларга җит­керә. Ансамбльнең иҗади йөзен фор­малаштыру эшендә кү­ре­некле фольклорчылар, ком­по­зиторлар, балетмейстер­лар, рәссамнар, язучылар катнаша. Күп гасырлар яшәп килгән музыка, җыр, бию һәм әкият, бәетләргә нигезләнеп тудырылган чын нәфис вокаль-хореографик композицияләр ансамбльнең әле дә сынал­ган юлдашлары булып то­ра. Дәртле, рухи эчтәлекле бәй­рәмнәре – «Сабан туе», «Каз өмәсе», «Аулак өй», бүген Самарага алып килгән «Туй»  мәҗлес-тамашасы да заман та­ләпләренә җавап бирә. Программаларында һәрвакыт матур бизәкле, күңелгә дәрт би­рүче номерлар урын ала. Шулар арасында Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылының “Вак бию”е дә бар.

Концерт тәмамлангач, сәх­нәгә Талип хәзрәт Яруллин, «Туган тел» җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, «Болгар мирасы» тарихи фонды директоры Гүзәл Сәгәдәтова, Фло­рида Локманова чыгып, ансамбльнең татар гореф-га­дәтләрен, традицон культурасын саклау һәм үстерү эшенә керткән зур өле­шен билгеләп үттеләр, са­маралыларның чиксез рәх­мәт­ләрен белдерделәр.

Данияр Сәйфиев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*