tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсендә “Гаиләм ядкәре” дип исемләнгән кичә үткәрелде
Балык Бистәсендә “Гаиләм ядкәре” дип исемләнгән кичә үткәрелде

Балык Бистәсендә “Гаиләм ядкәре” дип исемләнгән кичә үткәрелде

19 май көнне Балык Бистәсе район мәдәният йортында Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган “Гаиләм ядкәре” дип исемләнгән кичә үткәрелде.

Әлеге чарада “Ак калфак” хатын- кызлар оешмасы вәкилләре дә катнашты. Балык Бистәсе районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының район  җитәкчесе Рәхимә Габдулхановна җитәкчелегендә “Татар халык ашлары- бик тәмле һәм файдалы” дип исемләнгән татар милли аш-су күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә уңган хуҗабикәләр тарафыннан төрледән-төрле сый-нигъмәт: кош теле, чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак һәм башкалар әзерләнде. Бу чарага хуҗабикәләр бик җаваплы карадылар. Камыр ризыкларын телеңне йотарлык итеп пешереп кенә калмыйча, аларны матур итеп тәкъдим иттеләр, пешерү серләре белән дә уртаклаштылар.

Ак калфаклылар әлеге чарада катнашкан өчен Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камилевна имзасы белән Рәхмәт хатына ия булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*