tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшүсмерләр өчен хикәяләр бәйгесе игълан ителә
Яшүсмерләр өчен хикәяләр бәйгесе игълан ителә

Яшүсмерләр өчен хикәяләр бәйгесе игълан ителә

«Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы, «Акчарлак» һәм «Ирек мәйданы» газеталары «Хи-хи хикәяләр» бәйгесе игълан итә.

Иң кызык дип табылган шаян хикәяләр «Акчарлак» һәм «Ирек мәйданы» газеталарында да дөнья күрәчәк.

“Бәйгедә 9 яшьтән 18 яшькә кадәр укучыларыбыз катнаша ала. Хикәяләр 2022 елның 31нче декабренә кадәр [email protected] почтасына кабул ителә. Ике яшь категориясендә (9-13 һәм 14-18) 1,2,3, урыннар билгеләнәчәк», дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.

Җиңүчеләр 2023 елның 31гыйнварыннан да соңга калмыйча игълан ителәчәк. Җиңү яулаган хикәя авторларын дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә. Элемтә өчен телефон 8-(908)-338-06-16.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*