tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУда татар әдәби теле тарихы фәненә нигез салган Вахит Хаковны искә алдылар
КФУда татар әдәби теле тарихы фәненә нигез салган Вахит Хаковны искә алдылар

КФУда татар әдәби теле тарихы фәненә нигез салган Вахит Хаковны искә алдылар

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар әдәби теле тарихы, стилистика фәненә нигез салучыларның берсе — галим Вахит Хаковның 95 еллыгына багышланган конференция оештырылды.

«Вахит абыйда белем алган, аның фәнни мәктәбен үткән һәр укучысында аңа карата чиксез хөрмәт, юксыну хисләре яши. Аның акыллы сүзләре хәзер дә җитми. Аны зурлау, хөрмәт итү традициягә әйләнде. Ул студентларны 48 ел буена укыткан», — диде «Хаков укулары — 2021» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә КФУ профессоры Фәнүзә Нуриева.

Галимә озак еллар Вахит Хаков белән бер кафедрада эшләвен искә алды. «Ул искиткеч затлы, сабыр кеше иде. Вахит абый белән соңгы күрешүне әле дә хәтерлим. 2008 елның июнендә студентларның курс эшләрен яклау булырга тиеш иде. Ул: „Соңга калмагыз“, — дип саубуллашып чыгып китте. Ике көннән соң үлеме турында хәбәр алдык», — ди ул.

Фәнүзә Нуриева Вахит аганы бәхетле язмышлы галим, остаз буларак бәяләде. «Аспирантурада укыганда аның фәнни җитәкчесе итеп профессор Латыйф Җәләй билгеләнә. „Гомерең озын, ямьле һәм данлы булсын. Бу минем сиңа дустанә теләгем“, — дип Латыйф ага аңа хат яза. Бу хат аңа васыяте була», — диде галимә.

КФУ доценты Халисә Ширмән конференциянең 2009 елдан елга ике тапкыр үткәрелүен әйтте. «Укуларда катнашып, укучыларның, студентларның фәнгә кызыксынулары уяна. Казахстан, Төркия, Төркмәнстан һәм Россиядән катнашучылар бар», — ди ул.

Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина Вахит Хаковның эшчәнлеген актив алып баручы, эшчәнлеге дәвамчыларының берсе дип КФУ доценты Халисә Ширмәнне атады. «Татар теле белемендә генә түгел, тюркология өлкәсендә дә шәкертләре җиң сызганып эш алып баруларын дәвам итә», — диде ул.

Конференциядә Вахит Хаковның 25 елдан артык аның җитәкчелегендә татар теле һәм сөйләм культурасы буенча «Татарстан» радиосында «Тел күрке — сүз» дигән даими фәнни-популяр тапшыру оештырылганлыгы, кулдан язылган материаллары 10 томнан артык тәшкил иткәнлеге турында сөйләнде.

Шулай ук галим «XIII–XIX йөзләрдә иске татар һәм татар язма истәлекләрен лингвистик өйрәнү һәм аларның татар теле нормалары һәм стилен формалаштырудагы роле» темасының фәнни җитәкчесе булган. Конференциядә Хаковның тормыш юлы, фәнни эшчәнлеге, хезмәтләренең тюркология үсеше өчен әһәмиятлеге турында чыгышлар булды. Укулар быел беренче тапкыр онлайн форматта үтте.

Вахит Хаков — Казан университетының атказанган профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, ТРның атказанган фән эшлеклесе. 1926 елның 16 августында Татарстанның Буа районы Күзби авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылында ала.

1960 елдан башлап татар теле кафедрасында ассистент, доцент, профессор, мөдир булып эшли. 1993 елда басылып чыккан «Татар әдәби теле тарихы», 2003 елда дөнья күргән «Тел — тарих көзгесе» дигән монографияләрендә татар теленең катлаулы үсеш юллары яктыртыла.

Борынгы язуга ия булган татар теленең үсеше Болгар дәүләте, Алтын Урда чорындагы дәүләтләр, Казан ханлыгындагы телләр белән тыгыз бәйләнештә карала, аннан соңгы дәверләрдә татар әдәби теле нормасы һәм стиле мөнәсәбәтләре тикшерелә. «Тел — тарих көзгесе» китабында борынгы рун язмаларының теле белән хәзерге татар теле арасындагы күренешләр тарихи-чагыштырма ысул белән өйрәнелә. 2008 елда Казанда вафат була.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*